#14 2008 нче ел

Көз килә.

Менә яңгырлар ява.
Кошлар да китеп бара.
Алтын яфраклар ява.
Гомумән моңсу була.

Алтын көз канатын җәя.
Безгә муллык китерә.
Җәйге кояш кайчак балкып
Күңелләрне күтәрә.

Айнур, 8”А”.



Җәйне сагыну.

Җәй быел кыскарак булды. Мин быел җәй көне авылда булдым. Анда дус малайлар белән көн саен су коенырга йөрдем, шунда ук балык та тоттым. Безнең күлдә балык күп, без анда су коенганда бик күп балыкчылар килә. Анда без күлнең бер ягыннан бер ягына чыгып уйныйбыз, йөзә белмәгән малайлар пинапласта бутылкаларын кылтык астына кыстырып чыгалар. Безнең күл кырыенда мунча да бар. Без анда су суык булганда ияләшәбез дә суга сикерәбез, аннары чабып кына мунчага кереп китәбез. Мин бу җәйдә көтү көттем, чүп утадым, фермада эшләдем. Шуннан мин каникулның ахырында дус малай белән 5600 сум акча эшләдем, ул да шуның кадәр үк эшләде.

Җәй үтте, ләкин күңелдә матур истәлекләр калды.

Сау бул, җәй!

Нияз, 5а


Җәйге хатирәләр.

Быелгы җәй бик матур булды. Яңгырлар да яуды, эссе көннәр дә булды.

Каникулда мин авылга кайттым. Анда күп-күп эшләр эшләп калырга өлгердем. Бакчада җиләк-җимешләр җыйдым, бәршңге матикладым, бәрәңге алдым һ.б. Җәй көне мин дуслар белән матайларга утырып, су коенырга бардым. Анда без чумдык, су астында йөздек. Тагын без, дуслар белән тырыша-тырыша, штаб ясадык. Тауга канат сузып, менеп төшеп уйнадык. Безгә бик күңелле булды.

Менә көз дә килеп җитте, көннәр салкынайганнан-салкыная бара. Хәзер иң мөһиме – уку турында уйлау. Әни миңа матур-матур киемнәр, пиджаклар, күлмәкләр алган менә беренче сентябрь килеп җитте. Мин үземнең дусларым белән кирешеп укырга керештек. Бу җәй бик күңелле узды. Илалов

Булат, 5а