#14 2008 нче ел

2008-2009 нчы уку елында гимназиядә 21 класс ачылды. Анда барлыгы 430 учучы белем алачак.

Былтыргы ел белән чагыштырганда 21 балага арткан. Быел белем иленә, беренче сыйныфка 60 укучы тәүге адымнарын атлады. Шулай ук 10 нчы сыйныф укучылары өчен дә колледж-класс (ИЭУиП) ачылды. Бу колледж-класста төрле регионнардан һәм шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән 11 укучы да белем алачак.

Укытучылар коллективына өч яңа укытучы килде: башлангыч сыйныф укытучылары – Шаһабиева Алсу Камиловна, Низамиева Ләйлә Наҗиповна һәм инглиз теле укытучысы Миңнуллина Айсылу Әхмәтовна.

2008-2009 нчы уку елында безнең гимназия республика күләмендә электрон журналларны кулланылышка кертүдә катнаша. Бездә былтыргы кебек кәгазь журналлар булмый.

Фән-укытучылары бөтен билгеләрне “Net школ” программасындагы электрон журналга кертәләр.

Укучылар һәм әти-әниләр махсус пороль белән интернет аша уку тырышын тикшереп бара алачаклар.

Укыту эшләре буенча
директор урынбасары И.А.Кузьмина