#14 2008 нче ел

Ниһаять, хуш исләрен аңкытып көз дә килеп җитте. Көзнең беренче көне белем көне дә булып санала. Шунлыктан гимназиябезнең 1 нче сыйныфына зур-зур букетлар тотып балалар аяк бастылар. Беренче сентябрьда белем көне булганга күрә, мәктәптә тантаналы линейка булып узды. Быел гимназиянең 1нче сыйныфларына 60 укучы керде. ФОТО

Җәйнең гүзәл көннәре инде артта калды. Шулай да мәктәпнең тормышы дөньяның һәр көнен кызыклы итә. Төрле-төрле файдалы очрашулар, бәйгеләр болар барысы да күңелне күтәрә һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә. Менә аларның һәркайсы турында сөйләп китәм.

8.09.08 дә мәктәпнең үзидарә утырышы булып узды. Утырышта коллегияләр һәм аларда булачак укучылар сайланды, шушы айга булачак планнар турында сүз алып барылды.

Мәктәптә сентябрь аен “Юл йөрү кагыйдәләре” айлыгы дип игълан иттеләр. Шунлыктан гимназиягә инспектор килде һәм балалар белән әңгәмә үткәрде.

Ә 17.09 дә башлангыч сыйныфлар өчен бу темага багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрелде.

Шулай ук мәктәпкә 10,11 класслар өчен шәхси гигиена буенча медуниверситеттан килгәннәр кешеләр лекция укыдылар.

08.09.08 дә Попечительләр советы булып узды. Аның президенты итеп Кыямова Лилия сайланды. Ә 09.09.08 дә ата-аналар җыелышы булды. “Укучыларда укуга аңлы караш һәм уку эшчәнлеген үстерүдә гаиләнең роле” темасына доклад укылды.

18.09.08 дә “Юл йөрү кагыйдәләре”нә багышланган эстафета булып узды. Эстафетада 5 “А” һәм 5 “Б” сыйныфлары катнашты. Үзидарәгә кергән 8 нче сыйныфы укучылары - Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур, Гейдарова Әдилә һәи Пашаева Фирүзә бәйгене үткәрделәр. Командаларның тырышлыкларына карап, жюри әгъзалары һәр конкурстан соң баллар чыгардылар. Нәтиҗәдә 5 “Б” сыйныфы җиңеп чыкты.

Минһаҗева Айнур,8а