#14 2008 нче ел

Һөнәр... Бу сүздә бик күп мәгънә ята. Юкка гына “Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми” дип әйтмәгәннәр татар халык мәкалендә. Һөнәрле кеше генә тормышта үз урынын табу җиңелрәк.

Дөньяда күп төрле һөнәр ияләре бар һәм бүгенгесе көндә барысы да бик кирәк.

Без, 7 нче сыйныф та гына балсак та, күбебез инде үзенә һөнәр сайлап алу турында уйлый, э кайберләребез инде табиб, укытучы, инженер һәм төзүче буларга хыяллана.

Без сезгә Казан дәүләт һөнәри-лицее турында мәгълүмат бирербез.

Казан дәүләт һөнәри-лицее көллиятенең 60 еллык тарыхы бар. Бу уку йорты 1947 елда Казан индустриаль-педагогия техникумы буларак ачыла, ә 2004 елдан РФ мәгариф агентлыгы карамагындагы мәгариф учреждениесе булып тора. Көллияттә белем алган кызлар, егетләр киләчәктә мәктәптә - технология укытучысы; һөнәри училищеда – һөнәргә өйрәтү мастеры; тегү сәнәгатендә модельер-конструктор; җитештерү өлкәсендә, төзелештә белгеч яки эшче, бухгалтер яки үзләштергән квалификациясе буенча башка һөнәр иясе булып эшли алачак.

Югары сыйныф укучыларны көллияттә укып үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр белән таныштырабыз. Менә алар:

1. 2902 Биналар һәм корылмалар төзү, файдалануга тапшыру (уку түләүсез).

Квалификация: һөнәргә өйрәтү мастеры; техник; квалификацаяле эшче.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң – 3 ел 10 ай; һөнәри-техник училищедан соң – 2 ел 10 ай.

2. 2902 Биналар һәм корылмалар төзү, файдалануга тапшыру (уку түләүле).

Квалификация: техник.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң – 2 ел 10 ай.

3. 2808 Тегү эшләнмәләре модельләрен ясау һәм планын (конструкциясен) төзү (уку түләүсез).

Квалификация: һөнәргә өйрәтү мастеры; конструктор-модельләр әзерләү белгече.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң яки һөнәри-техник училищедан соң – 3 ел 10 ай.

4. 2808 Тегү эшләнмәләре модельләрен ясау һәм планын (конструкциясен) төзү (уку түләүле).

Квалификация: конструктор-модельләр әзерләү белгече.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң яки һөнәри-техник училищедан соң – 2 ел 10 ай.

5 0601 Икъдисат һәм бухгалтерлык хисабы (уку түләүсез).

Квалификация: салым һәм салым салу буенча тирәнтен әзерлекле бухгалтер.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң – 2 ел 10 ай.

6. 0601 Икъдисат һәм бухгалтерлык хисабы (уку түләүле).

Квалификация: бухгалтер.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң – 1 ел 10 ай.

7. 0615 Салымнар һәм салым салу (уку түләүле).

Квалификация: салым салу, аудит буенча тирәнтен әзерлекле белгеч.

8. 0309 Технология: көнкүреш хезмәте (кызлар кабул ителә) һәм техник хезмәт (егетләр кабул ителә) күрсәтү (уку түләүсез).

Квалификация: технология укытучысы.

Уку вакыты: 11 сыйныфтан соң – 2 ел 10 ай.

Адрес: Казан шәһәре, Энергетиклар урамы, 10 нчы йорт. Равилова

Алсу, Кадыйрова Энҗе, 7б