#14 2008 нче ел

01.09.2008 Белем көне.

Күңелле җәйге каникуллар артта калды. Көз безне уку дөньясына алып кереп китте. 1 нче сентябрь көнне барлык мәктәпләр дә үзләренең ишекләрен ачып, укучыларны белем иленә чакырды. Гимназиядә 2008-2009 нчы уку елында өч беренче сыйныф ачылды.

Белем көнендә тантаналы линейка узды.

09.09.2008 Җыелыш.

Бу көнне гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Анда “Укучыларда укуга аңлы караш һәм уку эшчәнлеген үстерүдә гаиләнең роле” темасына доклад укылды.

Гимназия администрациясе ата-аналарны киләсе уку елы планы белән таныштырды.

11.09.2008 Файдалы киңәшләр.

10, 11 нче сыйныфы укучылары өчен КДМУнан килгән лектор шәхси гигиена турында лекция укыды. Ул лекциядә сәламәтлеккә кагылучы җитди сорауларга тукталды. Укучылар лекторның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлап, үзләрен борчыган сорауларын бирделәр. Лекция ахырында һәрбер тыңлаучыга кечкенә китапчыклар тапшырдылар.

16.09.2008 Җиңел атлетика кроссы.

7-10 сыйныф укучылары “Хезмәт резервы” стадионында үткәрелгән җиңел атлетика кроссында катнашты. Безнең гимназия командасында 13 кыз һәм 13 егет иде. Командадагы яшьләр арасыннан иң яхшы нәтиҗәне 8б сыйныфы укучысы - Хөсәенов Эрик (3 мин.23 сек.) күрсәтте, ә кызлар арасыннан 10б сыйныфы укучысы - Әбүбакирова Раушания һәм 7б сыйныфыннан Кадыйрова Энҗе дә Раушаниядән калышмаска тырышты.

18.09.2008 Күңелле эстафета.

“Юл йөрү кагыйдәләре” айлыгы кысаларында гимназиядә күңелле эстафета үткәрелде. Бу эстафетада 5 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Чараны алып баручылар: 8а сыйныфы укучысы – Минһаҗева Айнур, 8б сыйныфы укучысы – Гейдарова Адилә. Эстафетада 1 нче урынны “Сырлы рейс” командасы (5б сыйныфы укучылары) яулады, ә 2 урында “Светофорлар” командасы (5а сыйныфы укучылары).