#13 2008 нче ел

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка,

Җир чәчәкләр тезеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та!


Әйе, Җиңү көне безнең халыкның йөрәгенә бик могҗизалы көн булып кереп калган шул. 1418 көнгә сузылган дәһшәтле сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәтләр китерде. Яу кырында миллионнарча солдат ятып калды. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучылар һәм ачтан үлүчеләр күп булды. Ләкин безнең бөек ветераннарыбыз шушы сугышны җиңеп чыктылар. Без моның өчен аларга баш иябез!

Безнең гимназистлар да бу бәйрәм турында онытмады. Гимназия традициясе буенча 4 нче сыйныф укучыларын һәр елны варисларга кабул итәләр. Шушы гүзәл бәйрәм белән берлектә 29 нчы апрель көнне мәктәпкә ветераннар килә. Тантаналы рәвештә галстуклар бәйләп, алар бәйрәм концертына актлар залына уздылар.Күзләрендә яшь бөртекләре күренсә дә, күңелләр инде җылылык һәм шатлык хисе белән тулган иде. Ветераннарыбыз арасында мәктәптә күп еллар укыткан укытучыларыбыз да бар иде: Фәния Әскаровна, Ләлә Сөләймановна, Джемма Хәмитовна һ.б.

Без ел саен 9 нчы Май көнне паркка Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннар белән очрашабыз. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәтләр әйтәсе килә аларга!


Надршина Айсылу,7а