#13 2008 нче ел

Мадъярова Фәридә 1нче татар гимназиясенең 10б сыйныфында белем ала. Ул тырыш, сөйкемле, чая кыз, өстәвенә дүртле һәм бишле билгеләренә генә укый. Гимназиядә үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша, театр түгәрәгенә йөри. Танылган драматургларның спектакльләрендә төп рольләрне уйный. ФОТО Моннан тыш ул модель түгәрәгенә йөрергә дә өлгерә. Анда үткәрелгән төрле конкурсларда канташып , аерым номинацияләрдә җиңүче.

“Лучшая детская модель Татарстана” дигән белдерү күрдем, конкурс игълан иткәннәр: 5-15 яшь-лек балалар арасында иң уңганын, иң матурын эзлиләр икән. Минемчә, һәр бала, һәр кеше үзенчә матур инде. Мин дә үз бәхетемне сынап карыйсым килде, бәлки мин “искитмәле” баладыр!? Беренче тур. Ах, аллам, дүрт йөздән артык бала, ниндиләре генә юк: бар да матур киенгән. Зал кырмыска оясына охшаган. Көндезге 11 дә башланган бу мәхшәр, кичке 8 дә генә бетте. Барыбыз да хәлдән тайдык. Жюри туксан өч баланың икенче турга узганлыгын хәбәр итте. Ә алар арасында мин дә бар!

Бер ай тагы хәзерләнү: биергә өйрәнү, үз-үзеңне тота белү, сәхнәдә йөрү... Әле мәктәпне дә онытасы түгел, мин бит укыйм.

Икенче тур тагы да көчле узды. Кем елады, кем көлде, барыбыз да тырыштык, ярыштык. Ниһаять, утыз өч баланың өченче турга узганлыгын хәбәр иттеләр. Алар арасында минем дә исемем күренә түгелме соң? Мин көтмәгән идем.

Тагы өйрәнүләр, тырышулар, йокысыз көннәр белән бер ай узды. 27 нче февраль көнне Пирамида сәхнәсендә 37 бала “Татарстан 2008 нче ел”ның иң матур баласы исеменә лаек булу өчен көрәш тотынды. Без барыбыз да дуслашып, бер гаиләгә әйләндек.

Кичә бик уңышлы узды, үзенә күрә бер шоу, күңел ачу кичәсе булды ул. Һәр бала үзенә тиң исемгә лаек булды, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өч ай тырышу минем дә юкка китмәде. Мин “Татарстан 2008 нче ел”ның “Мисс стиль” һәм “Мисс Леди” исеменә лаек булдым. Әлбәттә, минем кыюлыгым, әти-әниемнең зур ярдәме, тырышлыгы аркасында лаек булган “батырлыгым” ”, - дип искә ала Фәридә.

Афәрин! Фәридә. Без дә аңа киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.


Адилә,10б