#13 2008 нче ел

Сезгә 3б сыйныфы укучысы Гафурова Лилия төзегән кроссвордны тәкъдим итәбез.


Горизонталь буенча:

2. Айболитны диңгез аша чыгарган балык.

3. Гөл орлыгыннан үскән кызның исеме?

4. Кайсы әкияттә батыр камырдан ясалган?

8. Кайсы әкият героеның ире елан була?

9. Агач пүләненнән ясалган малай.


Вертикаль буенча:

1. Әкиятнең төп герое, Джинның хуҗасы һәм дусты.

5. “Зөһрә” әкиятендә өченче баласы кемгә әйләнә?

6. Әкияттә зур булып үскән татлы яшелчә.

7. Бүре ашый язган, әнисе бүләк иткән калфаклы кыз.

10. Әкияттә мәче белән бер өйдә яшәгән йорт кошы.

Тапкырларга – табышмак

1. Авызы бар – теле юк,

Тавышы бар – сүзе юк.

2. Җебенә тисәң – елый,

Колагын тотсаң – чыңлый.

3. Сары сандык сатып алдым, -

Үзе нәни генә,

Төрле тавышка җырлый белә.

4. Сырлы-сырлы, сырлы ул,

Безнең кулда җырлый ул.

5. Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый.

6. Авызы юк – кычкыра,

Теле юк – чакыра.