#13 2008 нче ел

Табигатькә экскурсия.

Без гаиләбез белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Көн кояшлы, матур иде. Без барган урман куе, анда төрле агачлар үсә. Ә урман уртасында аланлык та бар. Бу аланда матур, хуш исле чәчәкләр үсә, төрле төстәге күбәләкләр оча.

Без урман читендәге бормаланып ага торган елга янына тукталдык. Әти елгадан балык тотты, ә мин ул вакытта чәчәкләр җыйдым, әни өйдә пешергән икмәкне турый торды. Барлык әйберләрне әзерләп бетергәч, без өстәл янына утырдык. Шул вакытта әти белән әни үзләренең бала чакларындагы күңелле вакыйгаларны искә алдылар. Алар үзләрен яшьлекләренә кайткандай хис иттеләр. Без ашап-эчеп алгач, су коендык, төрле уеннар уйнадык, елганың ярсып-ярсып агуын күзәттек. Елга ярында зифа буйлы каеннар, төз һәм нык наратлар, горур имәннәр, хус исле шомыртлар һәм башка агачлар үсеп утыра. Бу агач ботакларында сандугачлар сайрый. Ә күктә, төрле хәрәкәтләр ясап, тургайлар үзләренең матур, күңел кылларын тибрәтә торган көйләрен сузалар.

Табигатьнең матурлыгына, сафлыгына сокланып туя алмаслык. Ул барлык тормыш мәшәкатьләрен оныттыра. Никадәр генә күзәтеп, сокланып торсак та, аның серенә төшенеп бетеп булмый. Ләкин табигатьнең хозурлыгына бирелеп, хыял дөньясында йөзеп, көннең кичкә авышканын сизми дә калдык. Без, барлык әйберләрне җыештырып, әти-әни белән кайтыр юлга чыктык.

Менә шулай итеп, без гаиләбез белән табигать кочагында ял итәбез.


Гыйләҗева Айгөл, 5а