#13 2008 нче ел

Шәфкатьлелек

Шәфкатьле булу җәмгыятьтә яшәүче һәр кешенең мөһим сыйфаты булырга тиеш.

Без кайда гына булып, кем белән генә аралашуга карамастан, бер-беребезгә кадер-хөрмәт белән карарга тиешбез. Бер-беребезне аңлый белү, олылар сүзенә колак салу, үзебездән кече яшьтәшләргә таяныч булырга без бурычлыбыз.

Билгеле булганча, кешенең формалашуына гаилә төп йогынты ясый. Бала, әти-әнидән үрнәк алып, аларның кылган гамәлләрен кабатларга тырыша.

Гаиләдә хөрмәт, шәфкатьлелек мәсьәләсе ничек куелса, ул шулай үтәлә дә. Баланың гаиләдә өй эшләренең үзенә бирелгән өлешен үтәве, бу аның шәфкатьлелек сыйфатларының берсе икәнен күрсәтеп тора.

Шуңа күрә балаларга, әйберләр белән, уенчыклар яки киемнәр белән файдалангач, аларны үз урыннарына куярга өйрәтү кирәк. Чөнки үзе хезмәт куйган бала гына башкалар хезмәтенә хөрмәт белән караячак.

Гомумән, шушы кануннарда тәрбияләнгән кеше генә үз-үзенә дә, кешеләргә карата да шәфкатьле була. Шул чагында гына якты киләчәккә, матур тормышка өмет итәргә була. Бер-береңә хөрмәт күрсәтү генә бәхетле киләчәккә алып бара.

Хәсәнова Гүзәл, 6а

Шәфкатьлелек төшенчәсе

Шәфкатьлелек - ул кешеләргә булышу, ярдәм итү, изгелек эшләү дигән мәгънәдә. Шәфкатьлелек эшләр өчен, иң беренче чиратта күңелеңнең саф һәм гадел булуы кирәк.

Бүгенгесә көндә күп кенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләребез балалар һәм картлар йортында тәрбияләнә. Монда аларны карыйлар, дәвалыйлар, тәрбиялиләр, хөрмәт итәләр. Ләкин аларга карата никадәр генә мәрхәмәтле булсалар да, бу өйдәге җылылыкны алмаштыра алмый. Чөнки алар үзләренең яраткан гаиләсе, әти-әниләре белән түгел. Әгәр дә без барыбыз да, бердәм, әйләнә - тирәдәге кешеләргә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булсак кына, бу бушлыкны тутыра алабыз.

Хәйрия елында гына түгел, ә һәркөн изгелек эшлик, мохтаҗларга булышыйк!


Биләлетдинова Зөһрә,6а