#13 2008 нче ел

Лидия Әхмәтова.

Тулы исеме: Лидия Әхмәтова (Ямщикова) Алексей кызы.

Туган урыны һәм көне: Кайбыч районы Янсурино авылы, 17 октябрь.

Гаиләсе: ире – Рөстәм, улы – Илдар, кызы – Адилә.

Шөгыле: җырлар яза, фән өйрәнә. Фәнни эшенең темасы: “Музыка дәресләрендә экологик тәрбия”.

Тормыш девизы: “Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!”

Яраткан чәчәге: миләүшә.

Төсе: кара, яшел.

Дәрәҗәле исемнәре: күп кенә конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган һәм халык артисткасы.

-Туган җирнең матурлыгы әти – әни исән чагында гына үзенә дәшә ул. Туган нигез капкасы һәрчак ачык булсын өчен, әти – әнинең колач җәеп каршы алуы, безне сөендереп яшәве кирәк.

“- Әти - әнием – икесе дә укытучылар, чын мәгънәсендә җыр – моңга гашыйк кешеләр. Әтием берничә төрле музыка коралында уйный белә, ә менә әнием җырлавы белән таң калдыра. Гап – гади бер авыл укытучысына бирсә дә бирер икән Ходай шулкадәр дә иркен диапазонлы тавыш дип хәйран калам. Әнә шул җырлы – моңлы гаиләдә без 6 бала тәгәрәшеп үстек. Һәрберебез әтиебез кебек баянда, скрипкада уйный,әниебезгә охшатып җырлый. Ходай тәкъдиреннән узып булмый торгандыр, күрәсең, музыкага һәвәс бертуганнарым арасыннан мин генә сәхнә йолдызы булып кабындым. Әмма нинди генә һөнәр сайласалар да, аларның хезмәт кенәгәләренә бер генә мөһер сугылган, шул исәптән минеке дә! 16 елдан бирле бер үк оркестрда эшлим мин. Укытучылар гаиләсендәге балалар нәкъ менә шундый ипле тәрбия алырга тиештер дә ул. Әти – әни йөзенә кызыллык китермичә яшәргә кирәк дигән эчке бер тавыш әле дә кисәтә төсле мине. Шуңа да кеше алдында артык күп сөйләшергә тырышмыйм, дөнья иркенлегенә яңгырытып көлеп җибәрсәм дә, эчтән генә “ артыгын кыланмадыммы икән” дип уйлап куям. Ә балачакта мин бөтенләй эндәшми – сөйләшми идем.

- Кызлар күңеле тоташ сер, диләрме әле? Ә серне сөйләсәң, сер булмый ул аннары. Хәзер хәтерләмим дә инде ул чактагы күңел хыялларын. Мин биергә ярата идем. Бишенче сыйныфта укыганда, әти телевизор алып кайтты. Балет күрсәтәләр, биючеләрнең һәрбер хәрәкәтен бик игътибар белән карап утырам да, өйдә көзге булмагач, полиравкалы шифоньер каршына басып, сәгатьләр буе аларча биергә тырыша идем. Сарилар тегеп, һинд биюләре өйрәнүем дә исемдә. Мәктәптә я клубта берәр төрле концерт яисә тамаша куярга әзерләнсәк, иптәш кызларымны биергә өйрәтеп, аптыратып бетерә идем. Барыбер минемчә бии белмиләр иде. Ничек шулай камыр кебек бөгеләсең, дип исләре киткән мескенкәйләрем әле дә күрешкәч: “Һич биеп туя алмый идең, ничекләр җырчы булдың?” – диләр.

- Җырларга да, биергә дә талант Ходайдан бирелә. Әгәр дә кечкенәдән үк хореограф кулы астында, бу төр сәнгатьнең асылына төшенеп үссәм, бәлки, биюче дә булыр идем, минем мөмкинлекләрем бар иде. Тик кая инде авыл баласына... Әле дә хәтерлим: мин өйдә дөньямны онытып биеп ятканда, әни кереп әрләп чыгып китә иде, имеш, эшсезлектән тилерәм, әнә, аш пешерергә, идән юарга кирәк. Хәзер әни үзе дә ул хәлләрне еш искә төшерә: “ Юкка орышканмын, балам, язмышыңа шулай язылган булган” , - ди. Ә мин киләчәгемне шул вакытта ук сиземләдем, ахрысы. Укытучым: “ Сәркатип һөнәрен сайла, укуы авыр түгел, килеш – килбәтең дә бата”, - дип киңәш биргәндә, күзләремне тагын да зуррак ачып: “ Җырчы булам!” – дип, башымны югары чөеп китеп барганым бүгенгедәй хәтердә. Ул вакытта уйламыйча әйтелгән сүзләр чынга ашар дип кем белгән. Югыйсә, район конкурсларында гел биюләр белән катнаша идем. Районның мәдәният бүлеге җитәкчеләре дә, биюче сыйфатындагы талантымны күреп, культура – агарту училищесына укырга җибәрергә кирәк дип санады. Үземне генә Алабугага чыгарып җибәрергә курыккан әни миңа Гена абыемны ( дүртенче бертуганымны ) да ияртте. Гена – баян, ә мин хор бүлегенә укырга кердек. Анда да биюдән туктамадым. Көнчыгыш биюләрен өйрәнеп, сәхнәдә үзем куя идем. Тавышың әйбәт, көчле дип, ансамбльгә дә алдылар. Бер ел эчендә мине төрле яклап күзәткән укытучым, дөрес юнәлеш, төпле киңәш бирергә теләпме, абыема: “ Лидия – бик талантлы кыз, аңа тавышы өстендә эшләргә, музыка училищесында укырга кирәк”, - дигән. Ә үземә бу хакта ләм – мим, җибәрәселәре килмәгәндер, күрәсең. Бервакыт Гена: “ Әйдә, Лидия. Музыка училищесына барып карыйбыз, чынлап та сәләтле микән син”, - ди. Күңелгә тынычлык бирми йөдәткән сорауга, ниһаять, җавап табылды, мине укырга алдылар! Тик урыннар беткән булып чыкты, кандидат итеп кенә алуларына да бик сөендем. Ярты ел эчендә иң алдынгы студентлар рәтенә бастым. Өченче курста укыганда, Зөләйха Хисматуллина мине хәтта консерваториягә чакырды. Тик ризалашмадым һәм бик дөрес эшләгәнмен. Тавыш бит озаграк шөгыльләнгән, күбрәк җырлаган саен ачыла. Ашыгып җырчы булу мөмкин түгел. Бездәге күп җырчылар кыска юлны сайлый. Мин андыйларны “ өлгереп җитмәгәннәр” дип атыйм. Җырчы, музыка училищесында төпле белем алгач кына,тавышының мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, консерваториягә керергә тиеш. Шуның өстенә әле аспирантура бетерсә дә бик әйбәт. Опера җырчыларының тавышлары сәхнәдә җырлый – җырлый ныгый, ләкин эстрадада бу җәһәттән хәлләр башкачарак.

- Музыка училищесында укыганда, танылган биючеләр мине үзләре белән гастрольләргә еш алып чыгалар иде, берьюлы ике куян бит: чегән, башкорт, удмурт ише төрле милләт биюләрен дә биим, җырлыйм да. Тик ул чакта җырчы буларак артыгын рөхсәт итмәдем үземә. Профессиональ югарылыкка ирешмичә, тавыш диапазонын киңәйтү өстендә тиешенчә эшләмичә, тавышны ныгытмыйча яуланган биеклек бик тиздән түбәнлеккә әйләнергә мөмкинлеген яхшы аңлаганмын, күрәсең. Училищедан соң консерваториягә укырга керергә дип ниятләп йөри идем, дүртенче курста укыганда, миңа Рөстәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Булачак иремне инде 4 ел белә идем, ул да музыка училищесында миннән 1 курс алдарак укыды. Акыллы, тыйнак, йомшак күңелле бу егет дәресләрем беткәнне сәгатьләр буе көтеп утыра иде. Класс ишегеннән чыкканда елмаеп каршы ала торгач, ниһаять, әсир итте беркөн минем йөрәкне. Тәвәкәлләп, кияүгә чыктым да консерваториягә укырга кердем. Бер – бер артлы ике бала тапкач, укый алмам, җырчылык карьерама шунда нокта куелыр инде дип уйлаган идем дә, ярый әле Рөстәм белән әти – әнием ярдәм итте.

- Консерваторияне тәмамлап, аспирантурага укырга калган елны ук мине Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетына вокалдан дәресләр бирергә чакырдылар. Шул дәвердән бирле студентларга дәресләр бирәм, параллель рәвештә Татарстан кинематография берлеге каршында оешкан Виктор Деринг җитәкчелегендәге эстрада оркестрында эшлим, радио –телевидениедә җырлар яздырып, бик күп яңа җырлар өйрәнәм, әмма тамчы да арымыйм. Күп биючеләрне беләм, барысы да энергияле кешеләр. Миндә дә күп ул энергия. Эшләмәсәм, энергиямне нәрсәгә дә булса сарыф итмәсәм, авырый башлыйм” – дип искә ала Лидия Әхмәтова.


Нургалиева Ләйсән, 7б