#13 2008 нче ел

07.05 - гимназиянең 6,7 нче сыйныф укучылары, Г.Камал театрында үткәрелгән, ветераннарны данлау кичәсенә бардылар.

09.05 - Ярминкә мәйданында Җиңү бәйрәменә багышланган парад үткәрелде. Парадта 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. 7-15.05 кадәр “Гимназияне розаларга күмик” акциясе старт алды. Гимназия каршында 300 роза үсентесе утыртылды.

15.05 - 6 а сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышының мемориал музеена экскурсиягә бардылар.

15.05 – 11 нче сыйныф укучыларының ( татар теленнән) Дәүләт имтиханнары үткәрелде.

16.05 – башлангыч сыйныф укучыларының “Сау бул, 1нче сыйныф” һәм “Сау бул, башлангыч сыйныф” дип исемләнгән кичәләре узды.

21.05 – “Гимназияне данлау” бәйрәме үткәрелде. Укуда һәм төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гимназия тормышында һәм яшәешенә зур өлеш керткән әти-әниләр бүләкләнде.

21.05 – укучылар үзидарәсенә президент сайлаулары үтте. 7а сыйныфы укучысы Надршина Айсылу президент итеп сайланды.

22.05 – 6б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә, милиция музеена экскурсиягә бардылар.

24.05 – 11 нче сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды.

26.05 – 5-10 сыйныф укучылары өчен директор катнашында линейка үткәрелде,“5” ле һәм “4”ле билгеләренә генә укучыларны укулардан азат иттеләр. Уку елы нәтиҗәләре буенча иң югары бал җыйган, 6 “А” һәм 6”Б” сыйныф укучылары Идел буйлап сәяхәткә сертификат белән бүләкләнделәр.