#12 2008 нче ел

Тукай - милләт йолдызы

Татар әдәбиятында зур эз калдырган күренекле шәхесләрнең берсе – Габдулла Тукай. Гомере нибары 27 ел гына булса да, үзе турында ул мәңгелек мирас калдырган.

Габдулла Тукай “Әль-ислах” (“Реформа”), “Ялт-йолт” , “Фикер”, “Әльгасрел-җәдит” кебек газета-журналларны чыгаруда катнаша. Казанга килгәч шагыйрь, язучы һәм публицист Фатих Әмирхан, большевик-револлюционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, драматург Галиәсгар Камал, язучы револлюционер Гафур Колаәхмәтов, беренче профессиональ татар артистлары Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Габдулла Кариев белән таныша.

Шулай ук Габдулла Тукай белән бәйле булган, аңа багышланган урыннар да бик күп. Г. Тукай исемендәге район, урам, кинотеатр, күмәк хуҗалык, мәйдан, Г. Тукай исемендәге филармония залы, теплоход бар. Һәр елны галимнәргә, күренекле шәхесләргә, үзләренең бөек хезмәтләре өчен бирелә торган Дәүләт бүләге дә аның исемен йөртә. Татарстан Республикасында Тукай турындагы истәлекләрне саклап килүче өч музей бар: Кушлавыч, Кырлай, Казан музейлары. Казан шәһәрендә Тукай мәйданында һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында Тукай һәйкәлләре һәм Кырлайдагы музей каршындагы скульптурасы да аның мәңгелек исемен саклыйлар.

Тукай музейлары

Татар халык шагыйре, жәмәгать эшлеклесе, интернационалист Габдулла Тукайга багышланган Казандагы музее 1986 елның июнендә шагыйрьгә 100 ел туу уңаеннан ачыла.

Музей бинасы – XIX йөз ахырына караган архитектура үрнәге. Ул архитекторлар Ф.И. Амлонг һәм Г.Б. Руш проекты буенча төзелгән.

Эскпозиция 7 зал күләмендә проблемалы-хронологик принципта төзелгән.

“Тукайның балачагы” исемле залда уникаль эскпонатлар урнаштырылган – метрика-туу турындагы кенәгәдә шагыйрьнең әтисе – мулла Мөхәммәтзариф тарафыннан улы Габдулланың 1986 нчы елның 26 апрелендә тууы турындагы язмасы; Тукайның бабасы – Зинатулланың шәхси китапханәсеннән китаплар.

Шагыйрьнең балачак еллары турында тәфсилле мәгълүматны аның туган авылы Кырлай ачылган музейда алырга мөмкин. Тукайның 100 еллыгы хөрмәтенә Кырлай авылында шагыйрьнең балалык еллары узган Сәгъди йорты торгызылды. Эскпонатларга килгәндә, музейда Тукайның кара савыты һәм язуы, Газизә апасына бүләк итеп бирелгән фаянс шкатулкасы, карандаш савыты бар. Бер залда Тукай яшәгән “Болгар кунакханәсенең” интерьеры, Уральск дәверендәге “Типография бүлмәсе” бар.