#12 2008 нче ел

Гөлнара Тимерҗанова.

Тулы исеме: Тимерҗанова Гөлнара Фавил кызы.

Туган урыны: Башкортостанның Борай районы Чалкак авылы.

Туган вакыты: 1975 ел, 29 май.

Белеме: югары (Казан музыка училищесы, Казан дәүләт консерваториясенең халык җырлары бүлеге).

Гаиләсе: кияүдә. Ире – Илдар, оператор – режиссёр, улы – Идел. Әти – әнисе лаеклы ялда. Әтисе Фавил Мәхмүт улы заманында җитәкче дә, механизатор – тракторист та булган. Әнисе Дания Муллакарәм кызы – алдынгы сыер савучы. Бертуганнары – апалары – Руфинә, Гөлфинә, абыйсы – Илфир, сеңлесе – Гөлнур (барысы да Башкортостанда яшиләр).

Яраткан ризыгы: пылау.

Төсе: ачык төсләр, кызыл.

Чәчәге: роза.

Җыры: “Имәннәр шаулый”.

Хөрмәт иткән җырчылары: Х. Бигичев, З. Сәхәбиева, З. Шәрифуллина, З. Фәрхетдинова.

Гөлнара Тимерҗанова профессиональ сәхнәгә беренче тапкыр 1995 елда аяк баса. Ә популярлык, халык арасында танылуга 2001 елда ирешә.

-Хатын – кызның өйдәге эше генә дә тавык чүпләп бетермәслек. Өлгереп буламы соң?

-Була. Хәзер бит техника заманы. Өй эшләре әллә ни күп көч тә, вакыт та таләп итми. Җитешмисең икән, өйдәгесен соңрак эшләргә була, бер авырлыгы да юк. Төрле вакыт була, бигрәк тә гастрольләрдә йөргәндә йорт мәшәкатьләре өелә, хәл итәсе кәгазьләр, документлар җыела. Репертуар туплау, концертлар оештыру, җырлар яздыру күп эш һәм вакыт сорый. Өлгерим дисәң, барысына да җитешеп була анысы, теләк кенә кирәк.

-Гөлнара, гаиләдә 2 егет – Илдар белән Идел. Ә ир – атның йөрәгенә юл ашказаны аша үтә, диләр. Сез аларны нинди ризыклар белән сыйлыйсыз?

-Күпчелек, токмач басып, аш пешерергә яратам. Борщ, щи кебек ашларга исем китми. Алар бит татар ашлары түгел, мин үзебезнең ризыкларга өстәнлек бирәм. Ә менә Илдар борщ, щиларны бигрәк яратып ашый инде. Кыстыбый, өчпочмаклар да әзерлим, егетләрем аларын да мактап ашый. Җәй көне күбрәк салатлар белән тукланабыз. Кәбестә, кыяр – помидорлардан җиңел салатлар ясыйм. Гел итле ризыклар да ашыйсы килми бит. Иделгә ашларны, кайнар ризыкларны көчләп диярлек ашатырга туры килә. Хәленнән килсә, “Кока – Кола”, “Фанта” кебек газлы сулар эчеп, чупа – чупс кына суырып, татлы ризыклар гына ашап торыр иде инде. Йогырт, эремчек, катыкларны да яратып ашый үзе.

-Концертлар вакытында эштән арып кайткач та, кухняда “әйләнгәләргә” туры киләме? Ирегез Илдар ашарга пешерә беләме соң?

-Белә. Өйдә булмасам, мине көтеп утырмыйлар, үз тамакларын үзләре кайгырталар. Ә мин өйдә вакытта газ плитәсе янына берәү дә якын килми. Коймак яраталар алар.

Гөлнара Тимерҗанованың үзе яратып әзерли торган ризыкның рецепты:

“Авылларда күпләп кабак үстерәләр бит. Мин ит белән кабактан бик тәмле ризык пешерәм. Моның өчен 1 кг кабак, 0,5 кг сөяксез ит, 100 г башлы суган, 60 г сыер мае, 20 г он, керән, тоз, төелгән кызыл борыч кирәк. Башта итне зур булмаган кисәкләргә турап, тәменчә тоз сибеп, майда суган белән кыздырабыз. Кабакны турап,йомшасын өчен сүрән утта тотабыз. Кабак әзрәк йомшагач, барысын бергә кушып, духовкага тыгабыз. Өстенә согы чыккач, бераз он сибеп җибәрергә кирәк. Кабак кызарып, матур булып пешә. Ә өстәлгә аны өстенә вак итеп уылган керән сибеп бирәбез”.

Нургалиева Л, 7б