#12 2008 нче ел

Бүген күпләребезнең йөрәгендә курку яши. Метрода, автобуста йөрергә, самолетта очарга, хәтта өйдән чыгарга куркабыз. Моның каршы ничек көрәшергә соң?

Адилә


1. Фаҗигага текәлеп карамагыз, бөтен нечкәлекләре белән ул турыда бертуктаусыз сөйләшмәгез, ләкин шул ук вакытта зыян күрүчеләрне кызганып, үз тормышыгыз белән яшәүне дәвам итегез.

2. Әгәр дә инде куркуны берничек тә җиңә алмыйсыз икән, сукыр кычыткан, мәтрүшкә, валериана эчегез. (КАРТИНА)

3. Кара уйларга батар өчен вакыт калдырмагыз. Генераль җыештыру уздырыгыз, бик яраткан шөгылегезне искә төшерегез, комедия карагыз, кызыклы китаплар укыгыз һ.б. (ФОТО)

4. Бәлага таручыларга ярдәм кулы сузыгыз. Медиклар ышандыруынча, сездән начаррак хәлдә калган кешеләргә ярдәм итеп, сез курку хисегезне дә үтерәсез.


Ни өчен хәзерге татар балалары кыланып русча сөйләшеп йөриләр?

Фәридә

Алар үзләренең рухи байлыкларын, ана телләрен хөрмәт итмичә, үзләрен “текә” санап, рус телен белер- белмәс өстен куеп, сөйләшеп йөриләр.

Ләйсән

Ни өчен безнең мәктәп кызлары “Glamour” стилен кулаерак күреп аның төшенчәсен аңламыйча, шул стильга тартылалар.

Гөлшат

Glamour- сүзе инглиз теленнән барлыкка килгән.Ул сөйкемлелек, сихерлек, байлык, шик һәм иң мөһиме әдиплелек дигәнне аңлата. Бу стильда киенүче кызлар яки егетләр үз-үзләрен бернидән дә чик-ләмиләр һәм шуны әйтәсе килә, гламур стиле белән яшәүче яшүсмерләр безнең мәктәбебездә элегә юк.

Адилә

Ни өчен яшь кызлар хәзерге вакытта үзләренең сәламәтлекләрен бозып, тәмәке тартуга һәм куәтле эчемлекләргә тартылалар?

Адилә

Бәлкем бу хәзерге вакытның беренче модасыдыр. Тарткан кызлар алар яшь вакытыннан ук үзләренең киләчәкләрен җимерәләр дип атала инде.

Фәридә