#12 2008 нче ел

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Татар халкы үзенең акылы, белеме, иманы нык булуы, тырышлыгы, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны җиренә җиткереп эшләргә омтылуы белән сокландыра. Изге эшләр, изге гамәлләр кылырга, олыларны хөрмәтләргә, кешеләрне яратырга, бер-береңә ярдәм итәргә чакыра.

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, дигән Ш.Галиев. Шуны истә тотып, 1 нче татар гимназиясе укучылары татар зиратына юл тотты.

Белгәнебезчә, татар халкының мәшһүр зыялылары, атаклы кешеләре бик күп. Шулар арасында татарны аң-белемгә өндәгән, үзенең шигырьләре, әсәрләре белән күпләрне таң калдырган шәхесләр арасында Габдулла Тукай аерым урынны алып тора. Аның шигырьләрен белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Апрель – яз ае. Бар дөнья яшәрә, ямьләнә. Менә шушы матур көннәрнең берсендә булачак шагыйрь- Тукай дөньяга килә. Үзенең кыска гомере эчендә шулкадәр күп эшләр эшләгән кеше һәрберебез өчен үрнәк булып тора. Шуңа күрә безнең укучыларыбыз да Г.Тукайның каберен чистартып, аның рухына догалар кылып кайтырга булдылар.

Без татарлар, балаларыбыз да татар мәктәпләрендә, гимназияләрендә белем алалар. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән татар рухы тәрбияләргә кирәк. Гореф-гадәтләрне, йолаларны белү, аларны үтәү безнең бурычыбыз.

Изгелек кылу авыр түгел, бары теләк кенә кирәк.

Шәфигуллина Э.И. инглиз теле укытучысы


Изгелек кылу – безнең бурычыбыз

Татар халкының зыялылары күп. Алар һәрберсе татар әдәбиятында, татар тарихында тирән эз калдырганнар. Шулар арасында безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай да бар. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Белгәнебезчә, яз ае – Тукай ае, шуңа күрә без дә, 1 нче татар гимназиясе укучылары, Тукайның каберен чистартып, безгә калдырган бай мирасын кабат искә төшереп кайтырга теләдек.

Көн матур иде. Зиратта тынлык. Бары кошлар сайравы гына ишетелеп тора. Мәшһүр шагыйребез Г.Тукайның кабере янына килеп җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Каберне чистарттык, дога кылдык, шигырьләр укыдык. Шуннан соң якында гына урнашкан башка атаклы кешеләрнең каберләрен карадык.

Вакыт бик тиз узды. Изге эш эшләгәннән соң күңелебез тынычлынды. Изгелек эшләү – безнең бурычыбыз. Моны онытмасак иде!

Насриев Айнур, Кашапов Альберт, 5а