#12 2008 нче ел

04.04.2008 «Карьера – 2008».

Гимназиянең 9-11 сыйныф укучылары вакансия һәм укыта торган эш урыннары ярминкәсенә, “Карьера-2008”гә бардылар. Анда аларга Казанның башлангыч һәм югары белем уку йортларына керү һәм белем алу, кызыксындарган һөнәр турында мәгълүмат алу мөмкинчелеге бирелде. Һөнәр сайлау буенча консультация, тестирование уздырылды.

07.04.2008 Ура! Тагын җиңү!

Бүген бездә шатлыклы хәбәр – без “Мәктәп веб-сайты” дигән шәһәр конкурсында җиңүче булуыбыз турында белдек. Безнең талантлы балаларыбыз һәм укытучыларыбыз командасы тагын бер тапкыр җиңүгә иреште. Аларны котлыйбыз!

07.04.2008 Мәктәп үзидарәсенең утырышы.

Мәктәп үзидарәсенең утырышы булып узганда, 10 Б сыйныфы укучысы Хәйруллина Гөлшат Лобачевский исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә 7 А сыйныфы укучысы Надршина Айсылу безнең гимназия һәм 12 нче мәктәп укучылары белән берлектә Болгар шәһәренә сәяхәтләре һәм татар белән еврей гореф-гадәтләре белән алышынуы турында сөйләде.

07.04.2008 Бөтендөнья сәламәтлек көне

7 нче апрель көнне 1-11 нче сыйныфларда Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

08.04.2008 Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай хәтеренә багышланды.

Мәктәп үзидарәсенең туган якны өйрәнү музее әгъзалары, музей җитәкчесе Шәмсетдинова Г.Х., тарих укытучысы Әхметшина А.Т., сыйныф җитәкчеләре Ф.Ф.Галеева һәм Р.М. Кашапова белән бергә Г.Тукайның туган көне алдыннан шагыйрьнең, башка татар эшлеклеләре каберләренә бардылар һәм чистарттылар.

08.04.2008 Изгелек атналыгы.

Изгелек атналыгы кысаларында, тимурчылар Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, фатирларын җыештырдылар һәм якынлашып килүче май бәйрәме белән котладылар.

08.04.2008 Футбол буенча турнир.

Бу көннәрдә гимназиядә 5-11 сыйныф укучылары арасында футбол буенча турнир уздырыла. Түземсезлек белән турнирның җиңүчеләрен көтәбез.

08.04.2008 Барлык эшләр дә әйбәт – ошаганын сайлап ал!

Гимназиядә зур профориентацион эш алып барыла. Укучыларның белемнәрен киңәйтү максатларында 9-11 сыйныф укучылары “Швейник” исемле җитештерү берләшмәсенә бардылар.

09.04.2008 Средник

Бүген укучылар бик яхшы тырыштылар: малайлар чүп-чарларны, мәктәп территориясеннән былтыргы яфракларны җыйдылар, ә кызлар бу вакытта мәктәпнең эчен чистарттылар.

Апрель ае бик күңелле башланып китте. Ай дәвамында күп кенә чаралар үткәрелде.

Безнең гимназиягә Казан дәүләт “Әкият” курчак театры артистлары килделәр һәм “Шүрәле” спектаклен тәкъдим иттеләр.

17 нче апрель көнне гимназиядә мәдәният министрлыгы каршындагы Фольклар үзәк хезмәткәрләре чыгыш ясады. Алар укучыларга татар халкының милли бәйрәмнәре, килеп чыгышы, тарихы турында җентекләп, кызыклы итеп сөйләделәр. Интерактив такта ярдәмендә фильм күрсәттеләр, төрле бәйрәмнәргә багышланган фотоларны тәкъдим иттеләр.

Шулай ук, 17 нче апрель көнне 17.00 1 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен “Ачык ишекләр” көне булып узды.

Апрель аеның иң якты вакыйгаларының берсе – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. 26 нчы апрель милләт йолдызының дөньяга килгән көне. Шушы бөек вакыйгага багышлап, 25 нче апрель көнне 5-7 сыйныфлар өчен Г.Тукай белән бәйләнгән кичә уздырылачак. Ә 24 нче апрель көнне Г.Тукайга багышланган район шигырь конкурсында җиңгән укучылар шәһәр конкурсына барачаклар. Ул Тукай музеенда үткәреләчәк, ә инде сәгать 14.00 80 нче мәктәптә булачак.