#12 2008 нче ел

1 нче апрель – көлке көне

1 апрельне Европаның күп илләрендә билгеләп үтәләр. Аны Көлке көне дип тә, алдау көне дип тә атыйлар. Шулай гадәткә кергән – кемдер алдый, кемдер алдана. Иң мөһиме – моңа беркем дә үпкә-ләми.

XYI гасырда Борынгы Римда Көлке Алласы хөрмәтенә бәйрәм оештырулары хакында мәгълүматлар сакланган. Монда февраль урталарында Акылсызлар бәйрәме уздыру гадәте яши.

1 апрель турында язма мәгълүматны XYII гасырга караган әдәбиятта очратырга мөмкин. Аның килеп чыгышы хакында төрле фаразлар йөри.

Бу бәйрәмне Борынгы Һиндстанда барлыкка килгән дип раслаучылар да бар. Анда 31 мартта Көлке көне уздыра торган булганнар.

Шулай да, Германия һәм Австриядә 1 апрель элегрәк иң бәхетсез көн дип саналган. Туган көне

1 апрельгә туры килүчегә гомере буе уңыш елмаймый дигән ышану яшәгән. Риваятьләр буенча,

1 апрельдә хыянәтче Иуда туган икән. Германия һәм Австрия авылларында көтүгә дә чыгармаганнар, яңа эш башлау да тыелган.

Тарихчылар фикеренчә, Русиядә 1 апрель яз башлану хөрмәтенә мәҗүси бәйрәм кайтавазы гына. Халык ышанулары буенча, бу көнне йорт иясе уяна икән. Кешеләр шулай бер-берсен алдап, бичураның башын әйләндерергә тырышалар. Кызлар мөмкин кадәр күбрәк алдарга тиеш булган.

1 апрелдә алдый алучы кыз ел буе теләсә кайсы егетнең борынына чиртәчәк дип ышанганнар.

Ничек кенә булса да, күңелле ул 1 апрель. Алдасаң да, үпкәләргә ярамый. Борынгы ышанулар буенча, ачу белдерү уңышсызлык һәм бәхетсезлеккә китерә икән.

Әхтәмова Р., 6а


05.05 – Язучы Зариф Бәширинең тууына 120 ел (1888-1962).

07.05 – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел (1962 елда вафат).

16.05 – Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаеваның тууына 60 ел (1993 елда вафат).

19.05 – Язучы, мәгърифәтче Нәҗип Думавиның тууына 125 ел (1883-1933).

20.05 – Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Земфира Сәйдәшевага 70 яшь.

21.05 - Әдәбият галиме Хатип Госманның тууына 100 ел (1992 елда вафат).

23.05 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артискасы Нәгыймә Таҗдарованың тууына 120 ел (1888-1947).

24.05 – Тел галиме Флера Сафиуллинага 70 яшь.

28.05 – Шагыйрь Булат Сөләймановның тууына 70 ел (1991 елда вафат).

Әхмәтшина З., 6а