#12 2008 нче ел

Туган як җәе.

Елның бөтен фасыллары матур. Ә миңа аеруча җәй ошый, чөнки бөтен авыл табигате яшәреп, җанланып китә.

Авылның зифа каеннары, чәчәкле болыннары, сандугачлы калын урманнары, саф сулы чишмәләре горурландыра һәм илһамландыра.

Зифа каеннардан соң, киң басулар башлана. Бу басуларда игеннәр күкрәп үсә. Каерылып үскән тук башакларга карап, кемнәр генә сакланмый.

Авылыбыздагы урман ягыннан ага торган чишмә “Изгеләр чишмәсе” дип атыйлар. Бу чишмә суы бик чиста. Кызу көннәрдә чишмәнең суын эчсәң, тәнеңә ниндидер ләззәт алган кебек буласың.

Менә шундый ул, туган авыл җәе.

Хәйруллина Ләйсән, 4б


Туган ягым табигате.

Табигатьнең иң матур вакыты ул – җәй. Безнең туган ягыбыз табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Бер ягында – калын урманнары булса, ә икенче ягында – бормаланып аккан елгалары бар.

Май аенда игенчеләр арыш, бодай чәчәләр. Яшелчә утырталар һәм үстерәләр.

Җәй ае үзенең озын һәм эссе көннәре, кыска төннәре, яшенле яңгырлары белән истә кала. Күк күкрәтеп яуган яңгырларыннан соң, табигать тагын да җанлана, сулар һавасы да сафлана. Җәй көне урман бигрәк тә матур була: тәмле вә хуш исле каен җиләге өлгерә, кошлар сайрый.

Мин үземнең туган ягымның җәен дә, кышын да, көзен дә, язын да яратам. Шәмсетдинов Булат, 4б






Әби хат.

Хәерле көн, хөрмәтле Акъәби! Мин сезгә хат язарга булдым. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте миндә бик тирән хисләр уятты.

Акъәби, сез – бик якты кеше. Исемегез дә җисемгә туры килеп тора. Әсәрдә әйтелгәнчә, башта сез Акбикә, аннары Акъәби, Аккилен, Акҗиңгә һәм, ниһаять, Акъәби дип йөртелгәнсез. Күңелегез, мөгаен, Юлкотлының чишмә сулары кебек чиста, сафтыр. Сезнең турында хәтта, шигырь юллары белән дә әйтеп була.

Басу уртасында ялгыз каен,

Кар көртләре төргән дүрт яктан.

Ак каенкай сергә, уйга чумган,

Яктысына кереп таң аткан...

Эльмира Шәрифуллинадан.

Сез, чыннан да, басудагы ялгыз каен кебек, чүлдәге чәчәк сыман бер зат. Тормышыгыз да җиңелләрдән булмаган шул. Шулай да сез балаларыгызга тиешле тәрбия, аң-белем биргәнсез. Ләкин очырган кошларыгыз үзләренең оялары турында онытканнар. Әлбәттә, заман кешеләре кырмыска оясы сыман гөж килә, һаман каядыр ашыгалар. Шул ук вакытта Гөлбикә дә, Суфиян да мәҗлесләр уздырырга, ял йортларына барырга өлгерәләр, ә үзләренең туган илләренә, ата-бабаларының тамырлары җәелгән туган җирләренә, газиз әниләре янына кайтырга вакыт тапмаганнар.

Әсәрнең дә исеме бит “Әйтелмәгән васыять” дип атала. Беренчедән, сез үзегезне мөселманча күмүне үтенәсез, икенчедән, балаларыгызга мирас итеп гаиләнең тарихи әйберләрен биреп калдырмакчы буласыз, өченчедән, ирегезнең каберенә таш куйдыруны үтенәсез. Ләкин боларның берсе дә тормышка ашмый. Гөлбикә дә, Суфиян да сез әйтергә тырышкан шундый мөһим васыятьне ишетмиләр дә, ишетергә дә тырышмыйлар. Алар үзләренең туган җирләреннән, гореф-гадәтләреннән тәмам аерылган. Шунда ук, шагыйрь дә бит, яшьләрнең күзен ачмакчы була, ләкин сүзгә осталык кына заман елгасының көчле агымын, тормышның текә ярларын җиңә алмый шул.

Буыннан-буынга бирелеп килгән бик мөһим милли мирас, шундый тиз вакыт эчендә яшьләр тормышыннан эзсез югала. Шулай да бу проблема бер башкортларда гына да түгел шул. Буыннар чылбырының өзелүе, тамырларның югалуы, йолаларның онытылуы күп кенә халыкларда бара. Ләкин бу хәлгә замана гына гаепле түгел бит. Һәр кешенең күңеле – ул яхшы йозакка бикләнгән, төрле сыйфатларга ия булган бер ишек. Нәкъ менә шушы ишек артында мең төрле хатирәләр дә, язмышлар да, гомумән, бөтен дөньяга бер караш. Шуңа күрә дә инде әгәр кешенең күңелендә үз милләтенең тамырлары өчен көрәшүче рүхи ялкын булмаса, аны берничек тә кадап куялмыйсың шул.

Сау булыгыз, Акъәби.

Минһаҗева Айнур, 7 “А”.


Әдәби хат.

Исәнмесез, Гөлбикә апа! Хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Туган авылыгыз Юлкотлыга кайтканыгыз юкмы? Бәлки, яшь буынны кайгыртып, бик сирәк кенә булса да кайтканыгыз бардыр.

Гөлбикә апа, сез бит инде олы кеше. Әнкәегезнең теге дөньяга китәсен дә бик яхшы белә идегез. Нигә инде, санаулы көннәрендә аның белән бергә булып, әнкәегезнең соңгы сүзен, соңгы теләген тыңлап була иде бит. Юк, сез алай эшләмәдегез шул. Их, Гөлбикә апа! Ярыйла, Суфиян, ул бит ир кеше. Ана күңелен бик аңлап та бетермидер шул. Ә сез, сез бит хатын кыз. Үзегез ана! Картлык көнендә сезнең белән дә шул ук хәл булса? Сез үзегезнең кайчандыр шулай эшләгәнегезне искә төшермәссез, ә бу балалар нишләп шундый икән? Кемгә шул кадәр охшап үскән икән? – диярсез.

Шулай, без беребез дә киләчәк турында уйламыйбыз. Ә бит көн артыннан көн туа, ел артыннан ел килә тора. Сәгать телләре дә безне бер генә минутка да көтеп тормыйлар.

Әгәр дә без барыбыз да ата-анага карата шундый мөгалләмәдә булсак, нәрсә булыр? Моның турында уйларга да куркыныч. Ә бит шушы хәлдә барса, без динебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә югалтырга мөмкин. Юкка гына әйтмәгәннәр бит инде: җиде кат үлчә, бер кат кис.

Ярар булган, булган. Хәзер ни эшләтәсең инде. Ләкин әле әнкәегезнең бер гозерен үти аласыз. Әти-әниегезнең каберләрен онытмыйча, карап, сирәк кенә булса да, Юлкотлыга кайтып, балаларыгызга ана телен өйрәтеп, гореф-гадәтләрне онытмыйча яшәгез!

Сәйфетдинова Алсу, 7 “А”.