#12 2008 нче ел

Безгә файдалы нәрсәләр

Минираль матдәләр мускуллар һәм нерв системасы эшчәнлегенә йогынты ясый, теш һәм сөякләрне формалаштыра, шуның өстенә, артык авырлыкка каршы көрәшергә булыша.

* нык ачыгу хисе еш кына стресс аркасында килеп чыга. Әлеге проблеманы хәл итәргә магний булыша. Магний бананда, озын кузаклы фасольдә, эре тарткан бодай оны ипиендә.

* бакыр нерв системасына файда китерә, ул да, магний кебек үк, кешене стресслардан саклый. Әлеге кыйммәтле матдәгә какао, балык, чикләвек, яшел төстәге яшелчәләр һәм диңгез продуктлары бай.

* матдәләр алмашында калийның да роле зур. Аның ярдәмендә углеводлардан энергия алабыз. Ә калий чыганаклары – болгар борычы, бәрәңге, брокколи кәбестәсе.

Хәсәнова Г., 6а


Сөялне ничек бетереп була соң?

Кулга-мазарга сакал-сөял(бородавка) дигән нәрсә чыкса болай эшләргә мөмкин: алманы җеп белән урталай кисәргә дә, ике ягы белән дә сөялләрне сөртергә һәм яңадан бер-берсенә куып, таралмасын өчен кискән җебе белән бәйләргә һәм җиргә күмәргә. Алма череп беткәч, сөялләр дә бетә.

Нуриева А., 6а


Дөрес туклану серләре

Яз җитү белән сыеклыкны күп һәм йотымлап эчү зарур. Ризыкларның йомшаграгы әйбәт һәм ул азрак булырга тиеш. Ипине азрак ашарга була. Аны башка ризыклар алыштыра. Итне ашауны да чикләргә була. Ә кыздырылган ризыкларны пешкәннәре белән алыштыру яхшы. Күбрәк яшелчәләр, яшел тәмләткечләр ашарга тырышыгыз. Витаминнар куллану да кәефегезне күтәрер, көчегезне арттырыр.

Җәй көнендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга, соклар эчәргә кирәк. Аларны куллану тәннең йомшак һәм дымлы булуын тәэмин итә, чөнки елның бу фасылы коры һәм җылы. Шуңа күрә туклану рационын сайлаганда ел фасылын да игътибарга алырга кирәк. Җәй җиткәч, крахмалга бай ризыклар, яшелчәләрне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз. Чөнки җәй көне тәндә үт сыекчасы күп таралган була. Бил һәм тез буыннары авырая, эсселекне кичерү кыенлаша. Шуның өчен организм ял итәргә тиеш.

Садриева Алинә, 5а


Яшел чәй эчегез – сәламәт булырсыз

Чирнең ни икәнен дә белмичә, авырмыйча яшисегез килсә, моңарчы эчкән гадәти чәегезне яшеле белән алыштырыгыз. Ул табигый компонентларга бай булуы белән файдалы. Андагы С һәм Р витаминнары кан тамырларының сыгылмалылыгын яхшырта. Ашар алдыннан яшел чәй эчү ашкайнату процессын, үт куыгы, бавыр, ашказаны асты бизе, эчәк микрофлорасы эшчәнлеген җайга сала. Шулай ук йөрәк мускулларына хәл кертә, кан басымын тигезли.

Япон галимнәре яшел чәйнең организмда иммунитетны арттыруын һәм шуның нәтиҗәсендә яман шешкә каршы тору үзенчәлеген дә ачыклаганнар. Шуңа күрә кыйммәтле дарулар ашаганчы, витаминнарга бай булган яшел чәй эчү күпкә файдалырак.

Каюмова Алинә, 5A