#11 2008 нче ел

Яз башы – Яктылык язы. Без аны март аенда ук күзәтәбез. Бер карашка, урамнарда бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек: шул ук кар, шул ук агачлар. Бары тик кояш кына күз камаштыргыч якты, аның нурлары астында эри башлаган карның бәллүр сыман ялтыравык аклыгы күзләрне авырттыра. Кар өстендә ачык күренеп торган күләгәләр бу вакытта аеруча матур: алар күк йөзеннән зәңгәр төскә, батып баручы кояштан аксыл шәмәхә төскә, җирдән – коңгырт-сары төскә керәләр.

Иртә язда һава үтә күренмәле, саф һәм салкын. Кояшлы көннәрдә күк йөзе зәп-зәңгәр. Анда тыгыз ак болытлар агыла. Әйтерсең күк йөзендә бозлар ага. Ул болытлар, чыннан да, боз кристаллчыкларыннан тора.

Тәүлекнең якты өлеше һаман арта бара, һәм, ниһаять, бөтен җирдә төн озынлыгы белән көн озынлыгы тигезләшә. Шуңа күрә 21 март язгы көн-төн тигезлеге көн дип йөртелә. Хәзер көн озынлыгы һаман арта барачак. Чын яктылык бәйрәме!

Яктылык һәм җылылык беренче бөҗәкләрне уята, кошлар кайта башлый. Агач һәм куакларда беренче чәчәк-алкалар ачыла.

Урыны белән, аерым тап булып кына, ә кайдадыр буй-буй булып, кар астыннан җир күренә башлый. Кар эри, кыш буена җыелган кар һәр боз өемнәре, язгы җылыдан эреп, суга әйләнә. Су язы башлана. Кар тоткынлыгыннан котылган язгы сулар урамнарны тутыра, җирне туендыра. Юллардагы гөрләвекләр, төрле төсләргә кереп, кояшта ялтырыйлар. Елгалар ярларыннан чыгып – ташу башлана. Җир йөзен бөтен чүпләрдән, пычраклардан арындырырга теләгәндәй, сулар ага...

Яз, яктылык башлану белән бәйрәмнәребез дә килеп җитә. Без көтеп алган бәйрәм ул – 8 нче март – халыкара хатын-кызлар көне.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

7 нче мартта гимназиядә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган стенгазеталар эленде һәм Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» драмасы сәхнәләштерелде. Тамаша залы матур итеп бизәлгән, укучылар әниләр турында шигырьләр, җырлар җырлады. Хәтта әбиләре, әниләре, апа-сеңелләренә бүләк итү өчен үз куллары белән бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

12 нче марттан 12 нче апрельгә кадәр гимназиядә укучылар арасында асоциаль күренешләрне профилактикаләү айлыгы игълан ителде.

Әлеге айлык укучылар арасында тәртип бозуларны һәм башка асоциаль күренешләрне профилактикаләү максатыннан үткәрелә. Бу уңайдан һәр сыйныфта укучыларның шушы темага багышланган сыйныф сәгатьләре үтә. 13 нче мартта гимназия укучылары филармония залында Р.Сәгъдинең “Алсу томан” исемле драмасын карадылар. Анда сүз җәмгыятьне таркатучы яман чир – наркомания турында бара. Яшүсмер балаларны үз тырнагы астына алган зәһәр агу тормышны гарипләндерә. Хәер, гарип булып кына калмады, спектакльдә Оксана наркотикларны күп куллануы аркасында дөнья белән хушлашты, ә Фәридә гомер буе инвалид коляскасында утырачак. Бу егет, кызларның тышкы кыяфәтләре ук кызгану тудыра. Тамашачы аларны бәхетле итәсе килә. Яшәү авыр, бәхетсез язмыш дип кенә, алар мондый фаҗигале юл сайларга тиеш түгелләр иде бит. Аларның ихтыяр көче булмау сәбәпле шундый бәхетсезлеккә дучар булдылар

Надршина А., 7А