#11 2008 нче ел

Ашаганда Моцартны тыңла!

Тавышлар кешенең кәефен һәм сәламәтлеген үзгәртергә сәләтле. Яхшы якка яки начарга. Тавышларны кеше колаклар ярдәмендә генә түгел, ә бөтен органнары белән кабул итә, ди галимнәр. Бу уяу вакытка гына түгел, йоклаганда да дәвам итә. Тавышның тәэсире нәниләргә бигрәк тә көчле. Мәсәлән, авыр "металл" стилендәге музыка үсү процессына зарар китерә, хәтта үсемлекләрне һаләк итәргә мөмкин. "Урам" тавышы шулай ук йокысызлыкка, эшчәнлек түбәнәюгә китерә. Ашаган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк. Иң яхшысы - тыныч, ягымлы музыка, я булмаса табигать тавышларын тыңлау. Галимнәр шуны да искәртә: ризыкны кабул иткәндә генә түгел, аны әзерләгәндә дә кискен сөйләшергә, тавышланырга, талашырга ярамый. Даими рәвештә тыңлар өчен һәркем үзенә ошаган музыкаль әсәрләрне сайларга ирекле. Шулай да һәр коллекциядә булырга тиеш берничә "универсаль" әсәрнең тәэсирен ачыклап китик.

• Тыныч классик музыка ләззәт гормоны эшкәртелеп чыгуга ярдәм итә, киеренкелекне ала: интеллектуаль эшчөнлекне, иммунитетны яхшырта. Болар исәбенә Бах, Моцарт, Шопен керә.

Шуберт, Шуман, Чайковский әсәрләре кәефне күтәрә.

Шостаковичның "Вальс"ы ("Кигәвен" кинофильмыннан), Свиридов романслары киеренкелекне төшерә.

Бик арыганда Григның "Иртә"сен, Чайковскийның "Ел мизгелләре"н тыңларга мөмкин. Сибелиусның "Моңсу вальс"ы, Глюкның "Мелодияле, Шуманның "Хыяллар'^, Брамсның "Бишек җыры", Шубертның "Аве Мария", Бетховенның "Айлы" сонатасы, Шопен прелюдияләре, Штраус вальслары йокыны яхшырта, тынычланырга булыша. Киресенчә организмның тонусын күтәрү өчен Чайковскийның "Алтынчы сонатасын" (3-нче өлешен), Бетховенның "Эдмонд увертюрасын", Шопенның "Беренче прелюдиясе"н (28-нче опус), Листның "Венгер рапсодиясе"н (№2) тыңларга мөмкин.

Бу максатта шулай ук дәртле Моцарт, Гайдн симфонияләре, маршлар да кулай. Сәламәтлек өчен иң файдалысы - Моцарт әсәрләре. Алар киеренкелекне алу, стресстан котылу, өлгерешне яхшырту өчен дә, баш авыртканда, авырулардан соң терелеп килүчеләргә

дә, экстремаль хәлләрдән соң да файдалы. Галимнәр әйтүенчә, теге яки бу әсәр нинди коралда уйналуыннан да аның организмга булган тәэсире аерыла. Мәсәлән, кларнет кан өйләнешенә, кыллы инструментлар - йөрәккә, флейта - үпкә, бронхларга, альт -нерв системасына файдалы тәэсире белән билгеле. Классик музыка әсәрләреннән башка, табигатьтәге тавышлар да алыштыргысыз:

• Дулкын, диңгез, учак тавышы, яфрак шавы, чикерткә тавышлары сандугач сайравы - болар киеренкелекне төшерүче күренешләр. Иммунитетны күтәрү өчен таулардагы кайтаваз, урман-кыр тавышлары ярдәм итә. Йокысызлыктан яңгыр тавышы, яфраклар шаулавы коткарыр.

• Чебенче кош (славка) сайравы дәртләндерә, кәефне күтәрә. Кенәри, миләш чыпчыгы (дрозд), карабүрек (зяблик), солы чыпчыгы сайравы аритмияне киметергә, йөрәк тибешен нормальләштерергә ярдәм итә. Сары чыпчык (чиж), купшы чыпчык тавышлары бөтен организм эшчөнлеген яхшырта. Сандугач сайравы, үрдәк, торна, кәккүк, карабүрек тавышлары тынычландыра, кәефне яхшырта.

Билалетдинова З., Хәсәнова Г., 6а


Хәтерне яхшырту өчен кешегә түбәндәге күнегүләрне башкарырга кирәк

- кроссворд чиш

- имтиханга әзерлән

- телеинтервьюда катнаш

- авыр текстларны укып аңла

- танышыңның йөзен ачык күз алдына китер

- берәр шигырь ятла

- беренче укытучыларыңның исемнәрен ата

- яңа тел өйрән

- начар кәефне яхшыга үзгәрт

- бер ел элек булган сөйләшүнең нечкәлекләрен искә төшер

- берәр дәрәҗәле затка сорау бир

Гәрәфиева Фәридә һәм Гыйләҗева Айгөл, 5а


Күрү сәләтен яхшырту

Моның өчен организмга А1, В1, В2, В6, В12 витаминнары һәм калий кирәк. Алар нинди ашамлык, җиләк-җимеш , яшелчәдә була соң?

А – диңгез нигъмәтләре, томат, аштәмләткеч яшел үләннәр, яшелчә, петрушка, балык мае, аксымлы ризыкларда.

С – кәбестә, татлы борыч, гөлҗимеш, төрле җиләк, яшелчә яфрагы.

В1 – җир чикләвеге, кукуруз, арыш ипие, дөге.

В2 – алма, арыш орлыгы, икмәк, йомырка сарысы, балыкта.

В12 – виноград, петрушка, йомырка сарысы, кара җимеш, өрек җимеше, кара карлыганда.

Калий күз төзелешен яхшырту һәм көчен үстерү өчен кирәк. Ул алма, көнбагыш, бал составында күп була.

Садриева Алинә, Айнулова Гөлназ 5а


Әниләргә бүләк

Тиздән Әниләр көне. Бәйрәм җитүе безне бүләк турында уйлата. Безнең уйлавыбызча, үз кулыбыз белән күңел җылысын биреп ясаган бүләк әниләрне күбрәк шатландырычак. Үз осталыгыңны сынап карауның бер ысулы да бар бит. Вакытның шулай мавыктыргыч һәм кызыклы итеп узып киткәнен сизми дә калырсың. Эшне нидән башларга икән соң? Үзең теләгәннән. Барысы да синең фантазияңнәң тора. Мәсәлән, гади кулъяулыкны да чигү белән бизәсәң, ул әниеңнең иң яратканына әверелер. Картон битенә төсле кәгазьдән яки тукымадан рәсемнәр ябыштыру да бик матур чыга. Бәйләргә яратасыңмы? Әниеңә кыш көне бәйләп йөрергә шарф бәйли аласың. Ул аны кулына алган саен, елмаеп, нинди уңган булуыңа сөенеп куяр. Берәр көтелмәгән ризык пешереп тә әниләрнең күңелен күтәрергә мөмкин. Тукымадан энә куйгыч, кайнар әйбер тоткыч тегеп куйсаң да күңелле булычак.

Эшең синнән шактый тырышлык, түземлелек сорар. Әмма нәтиҗәсе дә куандырырлык. Тыйнак кына чәчәк бәйләме, нәни генә открытка һәм көндәлегеңдәге бишлеләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәр. Уңышлар сиңа!

Насыбуллин Булат 5А