#11 2008 нче ел

Шәфкать—кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт, киң күңеллелек, рәхимлек. Ярдәм—изгелекле булу. Минемчә, шәфкатьле булу — көчсез әби—бабаларга, өлкәннәргә, кечкенә балаларга булышу. Былтыр Татарстан Республикасы Презеденты тарафыннан 2007 ел — Хәйрия елы дип игълан ителде. Аның кысаларында яшьләр интернатларын һәм балалар йортларын ремонтлау буенча ярдәм күрсәтте. Студентлар, укытучылар, укучылар балалар өчен концертлар һәм бәйрәмнәр оештырды. Әйтик, Казанның „Мега” сәүдә үзәгендә хәйрия коцерты узды. Республикада волонтерлык эшләре дә бара. Бу балалар волоттерлык хәрәкәтен үстерүнең озак вакытлы комплекслы программасы, аның төп идеясе — кешеләргә ярдәм итәргә сәләтле яшләр тәрбияләү. Инвалид балалар, ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү каралган. Хәйрия елы белән бәйле рәвәштә төрле проектлар да булдырылды. Шуларның берсе „Балалар кайгыртуындагы объект ”дип атала. Аның максаты — үзенең яшәгән шәһәрне төзекләндерү. Бүтән проектлар да булдырылды. Алар инвалид балалар белән эшләү буенча, ятим, ата—ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар белән эшләү буенча. Хуҗасыз хайваннарга да ярдәм күрсәтелде. Донор каны җыю проекты да булдырылды, һәм алга таба да булдырылачак дигән өметтә калабыз. Бездә 1 нче Татар гимназиясе укучылары әти—әнисез сабый балаларга, ялгыз пенсионерларга ярдәм кулы сузабыз. Аларга материаль рәвештә булышабыз. Мәсәлән: безнең 8 Б сыйныфы 2 нче номерлы специальләшкән балалар йортына пампирслар, сабын (гомумән сумма 2500 сумлык) алып бардык. Андагы баш табиб балалар йортындагы 65% әнисе—әтисе ташлап калдырган авыру балалар икәнен әйтте. Бу безне бик нык төтрәндерде. Һәм без үзебезнең балаларыбызны беркайчан да мондый хәлгә төшермәбез дигән фикер белән кайтып киттек.

Гөлназ Шәфиева, 8Б

Бөек шәхәсләрнең сүзләре:

—Саф күңелле булу өчен, без һәрвакыт үз-үзебез белән көрәшергә тиеш.

Ж.Ж.Руссо


—Бөтен матурлы — кояштан, бөтен яхшылык — кешедән.

М.Пришвин


—Үз вөҗданың карарыннан һәм ул чыгарган хөкемнән беркая да яшеренә алмыйсың.

Джон Голсуорси.


—Үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең дә кешеләргә шундый мөнәсәбәттә бул.

Честерфилд.


Халык мәкальләре:


—Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы.

—Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас.