#11 2008 нче ел

Афәрин, татар кызы!

Соңгы көннәрдә һәркем Асылъярны ТӘНКЫЙТЬЛИ. Янәсе,«Евровидение» бәйгесендә соңгы урын алып, татарларны адәм хурына калдырган. Бу дөрес түгел. Асылъяр бик зур, бик кыю эш башкар-ды. Ул меңләгән рус тамашачысы һәм жюри алдында курыкмыйча, татарлыгыннан оялмыйча шартлатып татарча җырлап бирде. Асылъярның татарча чыгып җырлавы «Россиядә һәркем рус түгел, Россиядә татарлар да бар, башка телдә сөйләшүчеләр дә бар» дигән сүз иде. Күп милләтле демократик илләрдә бәйгеләр үткәрелгәндә беренче урыннар шул илдә яшәүче халыклар арасында бүленә. Бу кечкенә халыкларны кимсетмәс өчен, «халыклар дуслыгын» ныгытыр өчен ясала торган нәрсә. Асылъяр кимендә беренче ун кеше арасында булырга тиеш иде.

Асылъяр начар җырламады, вокаль яктан да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да башкалардан ким түгел иде. Ләкин ул иң соңгы урынны алды. Бу русларның татарларга «үз урыныгызны белегез» дигән җавабы иде. Россиядә зур сәхнәдә җырлар өчен, чит дөньяга чыгар өчен рус булырга кирәк. Монда башка телләр¬не дә, башка милләтләрне дә аңламыйлар. Татарның үз дәүләте булса, ул чит кулларга карап тормас, аны аңламау чыдардай үзенә өлеш чыгаруны көтеп тормас иде. Халыкара бәйгеләрдә беркемгә дә баш имичә үз ватаныбызны рәхәтләнеп, горурланып туган телебездә тәкъдим итәр идек. Кызганыч, бүгенге көндә татарның андый мөмкинлеге юк. Зур дөньяга татар рус арбасына уты¬рып, рус җырын җырлап, рус булып кына чыга ала. «Евровидение» бәйгесе моңа иң яхшы үрнәк.

Зөлфия КАДЫЙР, «Шәһри Казан”