#11 2008 нче ел

29 нчы февраль көнне Казанда “Татар кызы – 2008” бәйгесе булып узды. Безнең гимназия дә бу бәйрәмнән читтә калмады. “Татар кызы” бәйгесендә катнашыр өчен безнең гимназиянең данын яклап 9 “Б” сыйныфы укучысы Әхмәтҗанова Диләнур барды. Бәйгедә узган конкурслар, Диләнурны биләгән хисләр турында якынрак белү өчен мин аңардан кечкенә генә интервью алдым.

– Диләнур, “Татар кызы – 2008” бәйгесендә ничә конкурс булды?

– Бәйгедә 6 конкурс булып узды: 1) Презентация “Бу – мин” (видео-презентация); 2) өй эше; 3) интеллектуаль блиц-тур; 4) презентация “татар халкының милли ризыклары”; 5) костюм күрсәтү һәм бию; 6) вальс биюе кебек конкурслар.

– Ә кайсылары синең өчен иң уңышлы булды дип уйлыйсың?

– Минемчә, презентация “Бу – мин”, “Сөембикә биюе”, һәм өй эшенә бирелгән бию бик уңышлы булды дип уйлыйм һәм киемнәре дә килешеп тордылар.

– Бу бәйгегә син кайчаннан бирле әзерләнә башладың?

– Бәйгегә мин 2 нче чиректән бирле әзерләнә идем инде.

– Ә әзерләнү вакытында сине нинди хисләр биләде, гомумән, бәйгедә катнашкан вакытта да син нәрсәләр белдең, үзең өчен нинди мөһим әйберләр ачтың?

– Әзерләнү вакыты авырлыклар китермәде, ләкин иң ахыргы атна зур мәшәкатьләргә ия иде. Шулай да мин үзем өчен зур тәҗрибә һәм белем тупладым. Һәм, әлбәттә минем рәхмәтләремне дә белдерәсем килә: бик зур рәхмәт гимназиябезнең директоры Гөлфия Гаязовнага, миңа зур ышаныч күрсәткәне өчен, Эльмира Рөстәмовнага – ул бөтен авырлыкларны үз өстенә алып ерып чыкты. Шулай ук блиц-тур сорауларына әзерләгән өчен: А.Тәлгатовнага, Гөлчирә Хафизовнага; бию куючы К.Ашрафовнага; Ф.Шамилевнага һәм Нурсия апага бик зур рәхмәт. Ә аерым рәхмәтемне видео-клип ясаганы өчен Рәшитов Булатка, вальс биюе өчен Ахматов Маратка, әти-әниемә, Гәләвина Ләйсәнгә, Әхмәтҗанова Дианага, Раил белән Нурга биюләр дә катнашканнары өчен белдерәсем килә.

– Син ничәнче урын алдың?

– Мин өченче урын алдым. Ә бүләк итеп миңа Ризидә Кадыйрова концертына билет бирделәр. Шул концертта булып алгач, бөтен авырлыклар, курку хисләре, дулкынлану булмагандай кебек үтеп киттеләр.

– Элегрәк мондый типтага бәйгеләрдә катнашканың бар идеме?

– Юк, бу минем өчен беренче тәҗрибә булды. Ләкин әлеге бәйге әле ахыргы булмас дип ышанам.

– Тагын ниди бәйгедә катнашыр идең?

– Үземне җыр конкурсында да сынап карыйсым килә.

– Диләнур, кызыклы әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, сиңа уңышлар теләп калам.

7”А”, Минһаҗева А