#11 2008 нче ел

Бер күрүдә гашыйк булу.

Кышкы матур иртә. Урамда зәмкәрир суык булуга карамастан, көн чалт аяз. Акрын гына ябалак-ябалак кар төшкәли. Агачларны ап-ак бәс сарган. Тирә-якта серле тынлык. Бөтен дөнья тирән йокыга талган.

Гөлсинә бүген иртә уянды. Торды, елмаеп көзгегә карады. Ләкин аның күңелендә ниндидер ашкыну хисе бар иде. Өйләрне җыештырып йөргәндә, кинәт кенә телефон чылтырый башлады. Гөлсинә бик гаҗәпләнде. Үз-үзенә: “Иртән-иртүк кем булырга мөмкин икән”, - дип, телефон трубкасын күтәрде. Бу – аның иптәш кызы Фирая булып чыкты. Фирая Гөлсинәне кунакка чакырды. Эшләре күп булса да, Гөлсинә тиз арада ризалашты. Шуннан соң ашыкмыйча гына киенә башлады.

Гөлсинәне бик хөрмәтләп каршы алдылар. Шулай сөйләшеп утырганда, кинәт берәү ишеккә шакыды. Фирая, йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде. Аның каршында бер баһадир басып тора иде. Фирая башта танымыйча торса да аннан таныды. Ул аның авылдашы Нурулла булып чыкты. Бигрәк чибәр егет инде. Кап-кара чәчле, озын керфекле, сызылып киткән кара мыегы аның мөләем йөзенә туры килеп тора иде.

Фирая аны түргә чакырды. Өстәл артына утыруга ук, Нурулланың күзе Гөлсинәгә төште. Аңа карап елмаеп куйды. Гөлсинәнең күңеленә дә Нурулла хуш килде бугай, ул да аңа елмайды. Бергәләшеп бик күңелле утырганнан соң, таралышыр вакыт та җитте.

Нурулла Гөлсинәне өенә озатты. Алар бер-берсенә тагын очрашырга дип сүз куештылар. Вакыт бигрәк тиз узып киткән, инде караңгы да төшә башлады. Бер-бер артлы күктә йолдызлар кабына. Тиздән тагын шәһәр тынычлыкка күмелер.

Бу төнне Гөлсинә озак йоклап китә алмады. Башына төрле уйлар килде. Сәгать ничәләр булгандыр, ниһаять, ул йокыга китте.

Бүген Гөлсинә күтәренке кәефтә торды. Аның йөзе кояш кебек балкый иде. Әйтерсең, аңардан нур чәчелә. Бүген бөтен кеше аңа гаҗәпләнеп тә, сокланып та карады. Аларның һәрберсендә: “Менә нинди була бит ул бәхетле кеше!” – дигән уй тугандыр.

Гөлсинә көннең узып китүен сизмичә дә калды. Ул тизрәк кичне көтә иде. Бүген Нурулла аның янына килергә дип вәгъдә биргән иде.

Кич. Гөлсинә могҗиза көтәмени, диван чатында кыймылдамыйча да утыра. Инде караңгы төште, ә Нурулла юк та, юк. Гөлсинә бик түземле кеше, ләкин аның сабырлыгы бетеп килә иде. Тагын бераздан Гөлсинә өметен өзгәндәй торды да нәрсәдер эшли башлады. Һәм кинәт ишектә кыңгырау чылтырады. Гөлсинә, йөгерә-йөгерә, ишеккә таба юнәлде. Ул ялгышмады, бу, чынлап та, Нурулла булып чыкты. Алар күңелле итеп кенә кич үткәрделәр.

Шулай Нурулла белән Гөлсинә йөри башладылар. Тормышта бөтенесе ал да гөл генә бармый шул, низаглар да була. Азмы-күпме вакыт үткәндер, бер очрашуга Нурулла искиткеч букет белән килде.Ул түземсезлек белән Гөлсинәне көтеп тора иде. Үзе каушый да, ләкин аны күрсәтергә тырышмый. Гөлсинә азрак соңга калып килде. Дулкынлануына карамастан, Нурулла кыю егет иде. Озак та уйлап тормыйча, Нурулла Гөлсинәгә тәкъдим ясады. Гөлсинә җавап бирер өчен, өч көн вакыт сорады. Алда ял көннәре көтә иде. Гөлсинә үзенең туган якларына, әти-әниләре ягына кунакка кайтырга уйлады.

Гөлсинәне күрүгә барысы да куандылар. Бик сагынган булганнар икән. Кичке ашка утыргач, алар тәкъдим турында сөйләштеләр. Алар барысы да уртак фикергә килделәр. Әти-әнисе каршы килмәгәч, Гөлсинә карышмады.

Киләсе очрашуда Гөлсинә Нуруллага җавабын җиткерде һәм алар акрын гына туйга әзерләнә башладылар. Икенче атнага Нурулла белән әти-әнисе кызның кулын сорарга дип Апас якларына кайттылар һәм шунда никах укытып та алдылар.

Тиздән бик тиздән туй. Һәммәсе дә әзерләнәләр. Башта Нурулла ягында Кама буенда урнашкан Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында туй үткәрергә уйладылар. Мең көтеп торган туй көне дә килеп җитте. Бу көнне өйдә ыгы-зыгы, чыпчык кунарлык та урын юк бит. Төштән соң гөрләп туй узды. Бөтен килгән кунаклар, туган-тумачалар, иптәшләр бу туйдан канәгать булып калдылар. Гөлсинә ягында да Апас районы Борнаш авылында бик яхшылап туйны үткәрделәр.

Менә ямьле яз да килеп җитте. Туган якка кошлар кайта, челтер-челтер гөрләвекләр ага. Язның иң беренче чәчәкләре – умырзаялар чыга. Дөнья тәмле йокысыннан уяна. Яз ае һәр кешенең күңеленә хуш килә.

Гомер үтә, яз артыннан җиләкле җәй килеп җитте. “Җәй!” – диюгә, күз алдына Сабантуй килеп баса. Татар халкының милли бәйрәме бит ул. Тирә-юньдә сандугачлар сайрый, хуш исле чәчәкләр үсә. Эх, бөтен кеше ярата шул җәйне!

Алтын көзгә дә аяк бастык. Көз ае үзенә матур. Табигатьнең байлыкка чумган чагы.

Вакыт тиз үтә шул, кабат буран-карын уйнатып кыш ишек шакыды. Галәм Яңа елга әзерләнә. Гөлсинә белән Нурулла да Яңа елны каршы алырга дип табын әзерлиләр.

Сәгать кыл унике. Һәр өйдә Яңа ел килгәнгә шатланалар, көләләр.

Берничә сәгать үтте. Гөлсинәнең хәле начарайды, Нурулла аны тизрәк бала тудыру йортына илтәргә ашыкты.

Киләсе көнне иртәдән үк буран дулый башлады. Әйтерсең, ул ниндидер хәбәр җиткермәкче була. Тыныч төн. Сәгать ун, ә Гөлсинәнең хәле үзгәрешсез.

Ниһаять, озак көттереп сабый дөньяга аваз салды. Бу сабый бала кыз иде. Иртән табиблар Нуруллага, чылтыратып, сөенечле хәбәрне җиткерделәр. Нурулла шатлыгыннан кая барырга да белмәде. Ул чыгып тизрәк күрше хатыны Илсөяргә ишек шакыды. Нурулла Илсөярнең почтага барып телеграмма сугып кайтуын үтенде. Урамда күз ачып булмаслык буран, ләкин Илсөяр китте.

Тиздән Гөлсинәне хастаханәдән чыгардылар. Нурулланың кызына Алсу исеме кушасы килде. Гөлсинәгә дә бу исем ошады. Алар бик тату гаилә булып, кызлары Алсуны яратып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.

7 “А” сыйныфы укучысы Сәйфетдинова Алсу.

Белгән микән соң алар?..

1961 елның төнге җәендә Надршиннар гаиләсендә ир-бала туа. Бәхетле әти-әниләр балага Рашат исемен кушалар. Дүрт яше тулыр тумас чакта аның энесе – Наил дөньга килә. Шулай итеп алар бишәү - әти, әни, ике малай һәм әби – зур, тату гаилә булып яшәп китәләр. Өлкәнрәк булганга күрәсен Рашатның дөньяга карашы җитдирәк була. Мәктәптә укыган чакларда Наилне үпкәләтсәләр аны яклаган, эшләрне бергәләшеп эшләгәннәр, гел тату булганнар. Малай булып та өйдәге идәннәрне бүлеп тырыша-тырыша юганнар. Бөтен балалар кебек үк Рашат мәктәпкә укырга керә. Мәктәптә ул алдынгылар рәтендә була. Ул һәрвакыт сул кулына партфелен, уң кулына Наилне тотып өйгә юнәлә. Бу бәхетле мизгелләрдә белгән микән ул, кайдадыр авылда аның киләчәге торганын, белгән микән ул алда аны ниләр көткәнен?..

Шулай Рашат көн күреп торганда, авыл читендә инде бер малайлары булган гаиләдә кызчык туа. Соңрак аңа Фәйрүзә исемен кушалар.

Кыз көн үсә, төн үсә, инде җиде яше тулыр вакыт җиткәч Рашат укый торган Күки авылы мәктәбенә укырга керә. Укуы Рашатныкы кебек үк уңышлы булмаса да, Фәйрүзә тырыш, эш сөючән кыз булып үсә. Һәр иртә һәм кич ул көянтәсенә пар чиләкәрен асып, җиңел генә атлый-атлый чишмәдән су ташый, өйне рәткә китерә. Шулай эш белән мавыгып йөргән чакта белгән микән ул берничә елдан энесе туасын, белгән микән ул киләчәктә ниләр буласын?.. Рашат әле дөньяда Фәйрүзә исемле гүзәл кыз бар икәнен белмәгән вакытта, армиядә хезмәт иткән чакта, Фәйрүзә сигезенче сыйныфны тәмамлап Казанга килә. Ул 45 нче Техник училищега штукатур-малярга укырга керә. Башта ул күрше кызы Минзилә белән тулай йортта тора. Минзилә укуын тәмамлагач Фәйрүзә училище тулай торагына, бергә укый торган кызлар янына күченә. Училищеда укыганда ул һәр чәршәмбе көнне иртәдән кичкә кадәр кичке мәктәптә дә белем ала. Шуңа күрә ул көнне техникумдагы дәресләрдән азат ителә. Училищедагы уку озын түгел, нибары 10 айлык кына. Теләсә-теләмәсә дә аны Казан Киез-итек Комбинатына эшкә урнаштыралар. Шунда ул 22 ел буе эшли.

Никтер бу юлы авылга кайткач кызның йөрәге нидәндер дөп-дөп тибә һәм юкка түгел. Бу кичне ул иптәш кызлары белән клубка чыгарга булды. Якты утлар, каты музыка, яшьләр күңел ача, тирә-якта шау-шу. Ә кызга никтер ямансу, бәлки шуңа аңа бу кич бик озын булып тоелды. Менә клуб ябылды, бөтенесе таралышты. Фәйрүзә кызларга кушылып кайтыр юлга чыкты. Кыз җәйге кәеф белән хисләнеп, кызлар мәзәкләреннән көлеп күккә карап барганда ялгыш бер егеткә төртелә. Серле егет Рашат булып чыкты. Алар арасында мәхәббәт җиле исеп китте, яшьләр бер күрүдән гашыйк булдылар. Бу кичне алар Фәйрүзәләрнең капка төбендә сөйләшеп утырдылар, хәтта хушлашкач та гел бер-берсе турында уйлап төнен йокламадылар. Белгән микән соң алар тиздән очраша башлаганнарын, соңрак өйләнешкәннәрен? Белгән микән соң алар балалары белән бергәләшеп, тату яшәгәннәрен?.. Анысы билгесез... Менә Рашат авылдан Казанга сөйгән яры янына күченә һәм тиздән аңа тәкъдим ясый. Ләкин туйдан соң кайбер вакыт алар аерым торалар. Бу яшьләргә авырлык булмый, тиздән Рашатка бүлмә бирелә һәм алар шунда егерме елдан артык торалар. Өйләнешкәннәренә бер ел булгач, аларның малайлары – Айрат туа, сигез елдан кызлары – Айсылу.

Белгән микән соң алар киләчәктә ниләр булганын, менә шундый язмыш буласын?..

7 “А” сыйныфы укучысы Надршина А. Р

Көз күгәрченнәре

Көтсә өеңдә ягымлы күзләр,

Каршы йөгерсә кадерле сүзләр –

Елмаер кояш кара төнендә,

Җылы тоелыр салкын көне дә.

Көтсә өеңдә ихлас ярату,

Мөмкиндер анда кайгың тарату.

Авыр уйларың качар, онтылыр,

Шундый бер көнең – мең алтын торыр.

Эльмира Шәрифуллина

Кояш үзенең җылы нурлары белән һәр җан иясен иркәли, сөя. Алтын төсендәге гүзәл көз дә, кояш кебек канатларын җәеп җибәрде. Бу чиксез матурлык тирә-юньгә таралды. Көз үзенең моңсулыгы белән бераз куркытса да, быелгы октябрь нигәдер кайнар хисле, җылы булды. Шушы җылылык дулкынына кушылып, кешеләр кырмыска оясы шикелле гөж килделәр. Иртәнге алсу таң хисләндерә, эшкә тотынырга вакыт икәнен дә искәртә. Җылы юрган астыннан торасы килмәсә дә, Суфия киерелде һәм тиз генә торды. Соңыннан, иртәнге чыкка интеккән кыр чәчәгедәй, Суфия да тизрәк битләренә су сипте. Көн шулай башланып китте.

Бүген якшәмбе көне булганга, Суфия, күңелләрен ял иттерергә дип, Сәкинә әби белән урамнар буйлатып моңлы Казанга сәяхәткә чыгып китте. Күтәренке кәеф, күңел матурлыгы һәр минут саен тирә-юньгә шатлык очкыннары чәчтеләр. Шулай сөйләшеп барганда, Сәкинә кинәт кенә Суфияга сорау бирде:

– Карале, Суфия, синең улың кәләш эзләп йөрмиме?

– Әйе. Аңа бит инде утыз яшь тулды. Ә ул әле дә өйләнмәгән килеш йөри. Кызганычка каршы, бер генә кыз булса да очраганы юк. Бәлки, син берәр яхшы кызны тәкъдим итә аласыңдыр?

– Әйе шул. Безнең урамда яшәүче Вәли исемле бер бик әйбәт кешенең кызы бар. Аның исеме Гүзәл. Әгәр дә синең улың Илдус килешсә, берәр көнне аларны таныштырыр идек, ничек уйлыйсың?

– Бик әйбәт булыр иде бу. Бүген мин улыма әйтермен, соңрак очрашырбыз да, барысын яхшылап сөйләшербез, яме?

– Ярый, мин дә бүген Минвәлигә әйтеп куярмын, әзер булып торсын.

Шулай сөйләшүдән соң ике дус хатын бергәләшеп өйләренә кайтып киттеләр. Хәтта, күктә очкан күгәрченнәр дә, барысын аңлаган сыман, кырыйда сөйләшеп торган Суфия белән Сәкинә әбинең кавыштыру өчен кырылган мәхәббәт тозагына шатланып куйдылар.

Өенә кайтып җиткәч, Суфия Илдус белән сөйләшеп алды да барысын әзерләү өчен Сәкинә әбигә кунакка китте. Монда да шул ук хәл булды. Гүзәлнең Илдусны күрәсе килде, ул ризалашты. Бөтен әйберне тәфсилләп сөйләшкәч, һәр гаилә үз өенә таралашты...

Инде кич иде. Көзге кичләр салкын була шул. Ләкин яшьлек белән, Гүзәл җиңелчә генә киемне бөркәнеп, ишегалдындагы урындыкка чыгып утырды. Кичке күк караңгы, салкын иде. Йолдызлар инде чыкканнар һәм күк йөзендәге энҗе-мәрҗәннәр шикелле балкып тордылар. “Һәр кешенең үз йолдызы бар” , - дигән уйлар, кинәт кенә Гүзәлнең башында узып киттеләр. Дөрестән дә, һәр йөрәкнең үз пары булган кебек, йолдызлар шигърияте дә бик кызыклы. Гүзәл дә моның турында уйланып, коңгырт күзләрен озак итеп күккә төбәп торды. Аның йөрәге тиз-тиз типте, шул ук вакытта йөрәк тибешләре сирәгәя барды. Аның башында бары бер генә уй иде: иртәге көн. Иртәгә, нәкъ менә иртәгә, ул үзенең сөйгән ярын күрәчәк, ә бәлки, хәтта үзенең пар канатын да табачак. Гүзәлнең күңелендә курку белән шатлык хисләре үрелеп килделәр. Ләкин уйларга чумып китсә дә, йокы үзенекен итте. Күзләр йомыла башлагач, Гүзәл өенә кереп китте һәм тәмле йокыга талды.

Илдус та үз өендә хисләнә барды. Ләкин ир-кеше буларак, фикерләргә бирелмәде. Аның уйларында инде әллә кайчаннан бирле өйләнү бар иде. Тик берничек тә җае чыкмады. Ә монда тормыш елгасы үзе сине кирәк ярга китереп ташлады. Илдус бик тә зарыгып иртәгә буласы көнне көтте. Аның инде чәчәкләре дә, киеме дә, барысы да әзер булды. Уйларында ул Гүзәлне төрлечә күз алдына китерде: аның чәчләре, күзләре турында озак уйлап торды. Ә эчке күңеле нинди икән дип баш вата торгач, күзләр йоклый иде инде.

Ниһаять, таң атты. Ике пар канат бергә булу турында хыялландылар. Көн туарга өлгермичә, кич тә җитте. Көзге ай болытлар арасыннан чыгып, тирә-юньне яктыртып, сафландырып җибәрде. Илдус исә, Гүзәл янына юл тотты. Инде өйгә килеп җиткәч, ул Гүзәлнең әтисе белән күреште, исәнләшеп алар өстәл артына утырдылар. Кинәт кенә күрше бүлмәдән матур күлмәк кигән бер кыз килеп чыкты. Бу Гүзәл иде. Аның коңгырт күзләре тирән хисле диңгезгә охшаганнар иде. Гүзәлне табигать үзе коеп куйган шикелле булды. Яшь кенә кыз чүлдә үскән нечкә күңелле чәчәкне хәтерләтә иде. Илдус үзенең күзләрен аңардан ала алмады. Гүзәл дә, үзенең алдында басып торган озын буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле егеткә шул ук минутта гашыйк булды. Озак вакыт сөйләшкәч, уртак тел дә табылды. Илдус Гүзәлне беренче караштан ук ошатты, аның әтисе дә яхшы кеше булып чыкты. Күпме генә аерыласы килмәсә дә, инде төн җитте. Егет Гүзәлнең әтисе белән саубуллашты, яхшы үткәрелгән кич өчен рәхмәт әйтте.

Кич бик тиз узып китте. Ике күгәрчен дә бер-берсен ошаттылар. Гүзәл Илдусны чиста-пөхтә киенгәнлеге өчен, ачык йөзле, үзен бик тә сабыр тотканы өчен яратты, ә Илдус исә Гүзәлнең бөдрә чәчләрен, үзенең күңеленең саф, чиста булуы өчен ошатты. Шулай итеп алар очраша да башладылар. Ә көннәрдән беркөнне Илдус Гүзәлгә туганнары янына барырга тәкъдим итте һәм алар Мәскәүгә юл тоттылар. Булачак киленне барлык туганнар да яратты. Үзенең тыйнаклыгы, яхшы тотышлары да сокландырып торды. Гүзәлнең үзенә дә Илдусның туганнары хуш килде.

Мәскәүдән кайткан вакытта декабрьның уртасы иде инде. Кар-бураннар ешрак була башлады, кышкы салкыннар үзләре турында сиздерделәр. Тиздән Яңа ел да җитәчәк. Ә кыш гел үзенекен итә. Һәр өйнең тәрәзәсе бәзләнгән, ниндидер матур, тылсымлы бизәкләр белән бизәлгән. Аларның һәрберсе бер дөньч, һәр кеше йөрәгендә булган уйны, сихри күңел шәһәрен хәтерләтә. Урамда яуган ап-ак кар да бөтен тирәлекне үзенең җылы юрганы астына салган. Һавадагы тормыш та тыныч. Бары тик кар бөртекләре генә кышкы вальс биегәндәй тәмле йокыга талган җиргә төшә. Нәкъ менә шундый вакытта Илдусның йөрәк пәресе туган икән шул. 18 нче декабрь көнне ул аны туган көне белән котлады. Гүзәл бик тә шатланды. 25 яшь тулып килде, шуның өстәвенә тагын бер шатлыклы хәбәр, алар өйләнешергә булдылар. Ләкин матур минутлар гына тормышта булмады. Инде Яңа еллар узып китеп, февраль айлары да кешеләрнең тормыш ишекләренә килеп шакыды. Шул вакытта Гүзәлнең үги анасы, Минзифа әби, үлеп китте. Бу мизгелләрдә, хәтта табигать тә тынып калды. Шулай да гаиләне биләп алган кайгы-хәсрәт, аларның тормыш күгендә озак булмады.

Алтын көз буранлы кыш белән, кышлар гөрләвекле, саф күңелле язлар белән, ә май аеның сандугачлы, күңелле таңнары җәйнең җылы көннәре белән алмашкач, ниһаять, ике аккош бергә булдылар. Июньнең эссе көннәре үзе турында белдерә башлагач кына, туй вакыты да килеп җитте. Ләкин иң башта татар халкының гореф-гадәтләре буенча никах укытылды. Ә 1989 нчы елның 9 нчы июнь көнендә, Илдус белән Гүзәл өйләнештеләр. Ак күлмәкле кәләш, җәйнең бөтен чибәрлеген бизәп торды. Иртә белән яңгыр явырга җыенса да, кояш барыбер җиңеп чыкты һәм үзенең мәхәббәт нурларын кавышкан парларга өләште.

Менә инде туй көннәре дә узып киттеләр. Һәр кешенең гомерендә бер тапкыр гына була торган шушы сихри көн, Илдус һәм Гүзәлнең күңелендә мәңгегә кереп калды. Ә бит чиста мәхәббәтнең чын җимеше, әти белән әни өчен иң газиз булган зат – ул бала. Менә Ходай Тәгалә дә аларга шушы ата-ана бәхетен бирде. Шатлыклы хәбәр бөтен гаиләне дә аякка бастырды. Көннәрне, төннәрне санап барган ата белән ана үзләренең йөрәк җимешләренең дөньяга килүләрен бик озак көттеләр. Бу чыннан да зарыгып көткән бала иде. Менә бәхетле, шул ук вакытта ана кеше өчен авыр көн дә килеп җитте. 1994 нче елның 2 гыйнварында буранлы төндә дөньяга кыз бала туды. Кыш үзенең карлары, бураннары белән бөтен җирне туздырды. Төнге сәгатьләрдә, Гүзәл бөтен ихтыяр көчен җыеп, үзенең бурычын үтәде. Баланы кулларына тотып алгач, ана болай диде:

– Менә кем икән инде, минем күкрәк астымда йөргән йөрәк җимешем. Бәхетле бул, балакаем, - дип, баланы назлы сүзләр белән кыендырды. Әле туган гына бала, инде дөньяның бөтен якларын да татыган шикелле иде. Үзенең әнисенә тирән карашлы күзләре белән карап шатлык хисен, рәхмәт хисен күрсәтте.

Әти кеше, ир-ат буларак, кыз бала булганга да бик сөенде. Иң мөһиме сау сәламәт бала тууы, дип уйлап куйды Илдус.

Дүрт көн үткәч, әни белән кызны бала тудыру йортыннан чыгардылар. Шатлык белән, бәхет белән баланы бөтен өй каршы алды. Соңыннан алар исем куштылар. Балага нинди исем куштырырга дип баш ватканда, бер туганнары Айнур дип кушыгыз диде. Бу исемне Финляндиядә яшәүче журналист дус кызы йөртә иде. Гаилә исемне ошатты һәм Айнур дип атадылар. Диннең бөтен кагыйдәләре буенча, мулла чакыртып кыз балага исемне куштылар... Шушы ике пар канатлы кошлар өйләнешкәнгә инде 19 ел булачак. Бу вакыт эчендә бик күп төрле хәлләр булып алды. Шатлыклы да, кайгылы да ул тормыш. Беркемдә киләсе көннең нинди буласын белми. Хәзер инде Гүзәл белән Илдус олыгайганнар, алар инде тәҗрибәле, тормышның төрле якларын күргән кешеләр. Балаларына да инде хәзер 14 яшь тулды. Гаилә - ул асылташ, кыйммәтле асылташ. Һәр гаилә үзенчә моны сакларга тырыша. Илдус белән Гүзәл шулай ук тормыш итәләр. Алар гел бер-берсенә таяныч булып тордылар. Дөньяда нәрсәләр генә булып бетми, ләкин һәрвакытта да сабырлык кирәк. Чөнки бу иң мөһим сыйфат.

Гүзәлнең дә, Илдусның да күңелләрендә беренче очрашу, туй вакытлары, баланың туу, барысы да күңел сандыгында мәңгелек изге хатирә, истәлек булып сакланачак.

Тормыш шундый гүзәл, матур, чын чәчәкләр бәйләме шикелле саф, аны бары тик ярата һәм саклый белергә генә кирәк. Әйдәгез, бер-беребезне беркайчанда рәнҗетмик һәм нәрсә генә булса да, гел бер-береңә ышанычлы ярдәмче булып торыйк. Гомердәге иң мөһим алтынны – гаиләне саклыйк.

7 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур.