#11 2008 нче ел

Март аена хәбәрләр.

01.03.

1) Тәрҗемәче һәм язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саимә Ибраһимовага – 80 яшь (1928).

2)Шагыйрь һәм журналист Рәфикъ Юнысовка 65 яшь (1943).

3) Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.

4) Бөтендөнья гражданлык оборанасы көне.

5) Экспертиза-криминалистика хезмәткәрләре көне.

02.03.

1) Татар балалар язучысы, прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакованың (Дәрҗия Аппакова) тууына 110 ел (1848-1948). Түбән Кама районы Байгол авылында туган. Узган гасырның 20 нче елларында очерк, мәкаләләре, Ташкентта үзбәк һәм рус телендә хикәяләре, “Михнәт” (“Хезмәт”) романы, “Кечкенә Бануның тарихы” повесте дөнья күрә. Аннан соң да балалар тормышыннан хикәяләре, “Тапкыр егет” пьесасы басыла.

2) Большевиклар Русия башкаласын Петроградтан Мәскәүгә күчерәләр.

03.03.

1) Татар шагыйре Нәҗип Мадьяровның тууына 80 ел (1928-2002).

2) Язучыларның тынычлык көне (Халыкара Пен-клубның 1986 елда булган конгресс карары белән билгеләп үтелә).

3) Япониядә кыз балалар көне.

04.03.

1) Дәүләт һәм партия эшлеклесе, дипломат, Әфганстанда СССР илчесе, 1960-1979 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре булып эшләгән Фикрәт Табиевка 80 яшь (1928).

2) Һиҗрәт кичәсе.

05.03.

1) Драматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камалның тууына 100 ел (1908-1978). 08.03.

1) Халыкара хатын-кызлар көне. (“Икътисадый, социаль һәм сәяси хокуклык өчен көрәштә хатын-кызларның халыкара хезмәттәшлеге көне”н билгеләп үтү 1910 елда кабул ителә. Ул 1917 елдан башлап 8 мартта билгеләп үтелә башлый. Русиядә 8 март беренче тапкыр 1913 елда бәйрәм ителә. 1965 елдан 8 март Русиядә ял көне дип игълан ителә).

09.03.

1) Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.

2) Шагыйрь һәм драматург Кәрим Әмиринең (Кәрим Хөсәен улы Әмиров) тууына 115 ел (1893-1962).

10.03.

1) Архивлар көне.

11.03.

1)Язучы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, татар язучыларыныннан иң беренче булып “Тукай” романы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Әхмәт Фәйзинең тууына 105 ел (1903-1958). 40 тан артык исемдәге китап авторы. Жанрлары күп төрле: шигырьләр, поэма, балладалар, “Пугачев Казанда”, “Тукай” һ.б. пьесалар, “Качкын”, “Җәлил”, “Шүрәле”, “Кисекбаш” исемле опера һәм балет либреттолары һәм романнар, публицистик язмалар.

12.03.

1) “Эш” (1920 елның июленнән “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”, “Кызыл Татарстан”, “Совет Татарстаны”, аннары “Социалистик Татарстан”, хәзер “Ватаным Татарстан”) гәзитенең чыга башлавына 90 ел (1918).

13.03.

1) Язучы, тәрҗемәче, лөгатьче Солтан Рахманколыйның тууына быел 120 ел (1888-1913). 14.03.

1) Халыкара плотиналарга каршы хәрәкәт көне.

2) Язучы, мәгърифәтче, мөгаллим Закир Һадиның тууына 15 мартта 145 ел, вафатына быел 75 ел (1863-1933). “Бәхетсез кыз”, “Официнтка”, “Хәер-дога”, “Яңа әсхабе кяһар”, “Җиһанша” исемле повестьлар авторы.

15.03.

1) Әдәбият белгече, тәрҗемәче, мөхәррир-текстолог, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге бүләк лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Даутовка 80 яшь (1928).

2) Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган язучы Рахман Ильясның тууына 100 ел (1908-1943).

16.03.

1)Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

2) Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

18.03.

1) Париж Коммунасы көне.

19.03.

1) Мәүлид кичәсе көне.

2) Су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр көне.

3) Галим, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, Казан пединституты профессоры Якуб Ханбиковның тууына 80 ел (1928).

20.03.

1) 1919 елда Башкортстан Совет автономиясе турындагы килешүгә кл кую көне.

21.03.

1)Бөтендөнья шигърият көне.

2) Нәүрүз (Яз) бәйрәме.

3) Халыкара Җир көне.

4) Язда була торган көн белән төн тигезлеге.

22.03.

1) Язучы, журналист Рәшит Гариповның тууына 75ел (1933-2006).

2) Язучы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казналының тууына 120 ел (1888-1938).

3) Бөтендөнья су көне (1933 елда ЮНЕСКО ел саенбу көнне үткәрү турына карар кабул итте.

23.03.

1) 1919 – Башкортстан автономияле республикасы төзелде.

2) Бөтендөнья метеорология көне.

24.03.

1) Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

25.03.

1) Язучы Таһир Нәбиуллинга 75 яшь (1933).

2) Казан университетында төрек-татар теле кафедрасы ачылуга 180 ел (1928). Аны А.А.Казембек җитәкли.

26.03.

1) Танылган татар язучысы һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рабит Батуллага 70 яшь (1938).

27.03.

1) Халыкара театр көне (Русияда 1962 елдан билгеләп үтелә).

2) Рәсәй эчке гаскәрләре көне.

29.03. 1) ТРның Аксубай районы Иске Кармәт авылы мәхәлләсе имам хатыйбы Гали Мөхетдиновка 80 яшь (1928).

30.03.

1) Җәйге вакытка күчү – вакыт бер сәгать алга күчерелә.

2) Җирне саклау көне.

Госман Садә
Сәнгать корбан сорый

Сәхнәләрдә cеңеп калды микән
Мең-мең аяк баскан эзләре?

Рашат НИЗАМИ


Әлеге гыйбарә тулысы белән үзенең тиңдәшсез сәнгать көче - утлы биюе белән дөньяны баш идергән милләттәшебез Рудольф Нуриевка да тәңгәл килә. Бәрәкәтле Башкортстан туфрагыннан татар анасы Фәридә Ерак Көнчыгышта армия сафында хезмәт итүче ире Хәмәт янына поездда барганда тудырган ир балага Хак Тәгалә һәм Табигать безнең кебек гап-гади җир кешесенең уена да килмәслек, төшенә дә кермәслек илаһи талант куәте биргән. Партия номенклатурасы күрсәтмәләрен «ә» дигәнче үтәргә генә күнеккән театр җитәкчеләре Совет балет сәнгатен моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрергә сәләтле1 егеткә төп рольләрне бирергә бик үк ашкынып тормыйлар. Әнә шул чакта Рудольф чит илгә гастрольгә баргач, үз ватанына кайтмаска карар кыла.

Әйтерсең лә аяз көнне күк күкри, яшен яшьни.

«Нуриев илен саткан!»

Бөек сәнгать хакына ул шундый яманатны күтә¬рергә мәҗбүр була. Әгәр дә шул дәвердә Ленинградта яки Мәскәүдә генә калса -дөньяны шулай яулап алыр идеме икән?! Нуриевның чит-ят туфракта калуының «кара җиле» иң беренче булып аның әти-әнисенә, туганнарына килеп кагыла. Фаразан, татар егете моны үзе дә тойгандыр. Әнисе белән хушлашырга кайткач, үзенә гомер биргән ананың: «Син кем? Мин сине танымыйм!» -дип әйтүе кабат-кабат аның йөрәген телгәләгәндер.

Әнә шулай ул Бөек сәнгать хакына үз иленнән китәргә мәҗбүр була, иң газиз кешеләрен язмыш ярында калдыра.

Теләк-максатына ирешә -Нуриев очышның иң биек югарылыгында! Бүген ул үз иленә, үз халкына шан-шөһрәте гасырлар дәвамын¬да сүнмәс якты йолдыз булып әйләнеп кайтты. Туган халкы алдында йөзе ак аның!

Канатлы кеше

Рим ИДИЯТУЛЛИН


Ыргып чаба төнге поезд.
Пассажирлар йокыда...
Кемдер өчен дөнья - иске,
Кем өчендер өр-яңа.
Канатлар ныгытыр өчен
Бала туды дөньяга!
Бәлкем, елап тугандыр ул,
Елмаепмы - кем белсен?
Бу катмарлы дөньялыкта
Кеше булып өлгерсен.
Аның гамәл дәфтәренә
Ниләр язылыр икән?
Поездларда туган бала
Машинист булыр микән...
Уфаларда үткәрер ул
Сөекле бяття нягин

Булган ашар икмәге.
Бию дигән зур сәнгатькә
Беркайчан да
Ул ХЫЯНӘТ итмәде.
Туган илме - төшкә керә!
Җанда - ачы сагышлар.
Йөрәгенә бәлзәм булып
Тама бары алкышлар...

Хөкем ясап, зур түрәләр
Аңа яла аударды.
Нуриевны тотсын өчен,
Төрмә кабып йотсын өчен
Ау барды...
Саф җилләр исте берзаман –
Җимерелде таш койма.
Татарның газиз баласы
Ватанына ашкына!

«Саумы, Казан — Тукай йорты! Кичерә күр балаңны, — Синең сәхнә түрләреңдә Ни кызганыч: «Шүрәле»дә Бер дә бии алмады. Гомерем инде таланды, Гафу ит син баланны.