#11 2008 нче ел

Ак барска исем тап.

РОССИЯ чемпионатының ярымфинал өлешеңдә катна¬шачак өч команда билгеле: «Ак Барс», «Локомотив» (Ярославль) һәм «Салават Юлаев» (Уфа). Ә менә чирек¬финалда очрашкан «Динамо» - «Металлург» парында җиңүче бүген Магнитогорск шәһәреңдә ачыкланачак, әлегә исәп - 2:2. Мәскәүлеләр җиңү яуласа, ярымфиналда «Ак Барс» Ярославль командасы белән очрашачак. Кире очракта, казанлыларга «Салават Юлаев» белән уйнарга туры киләчәк. Ә ул арада Россия җыелма командасы баш тренеры Вячеслав Быков быел Канадада узачак дөнья чемпионатына әзерләнү өчен «Ак Барс»ның алты уенчысына чакыру җибәрде. Австриядә һәм Италиядә иптәшләрчә очрашуларда һәм Еврохоккейтурның Чехиядә үтәчәк соңгы этабына сакчылар Илья Никулин, Алексей Емелин, Евгений Медведев, һөҗүмчеләр Алексей Морозов, Сергей Зиновьев һәм.Данис Зарипов чакыру алганнар.

Билгеле булганча, Россия чемпионаты тәмамлану белән Казанда хоккей сезоны әле ябылмый. 13-23 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр 18 яшькә кадәр булган уенчылар арасында дөнья беренчелеге узачак. Шул нисбәттән Россиянең хоккей федерациясе һәм ярышларны оештыру комитеты хоккей сөючеләргә турнирның талисманына (рәсемдә) исем табу буенча конкурс оештыралар. Тәкъдимнәрне "Шәһри Казан" газетасына җибәрергә мөмкин.

"Шәһри Казан"





Зөфәр Хәкимов төзегән кроссвордны тәкъдим итәбез.

Музыкаль кроссворд шакмакларын дөрес тутырсагыз, багана буенча клавишлы музыка уен коралы исемен укырсыз.