#11 2008 нче ел

Тирә-якта гөрләвекләр ага, табигать кышкы йокысыннан уянып килә, язның беренче чәчәкләре – умырзаялар башларын калкыта. Ниһаять, көтеп алган яз ае да кешеләрнең тормыш капкасына шакыды. Кышкы йокыдан, салкыннан арынып, язгы гүзәллеккә, күңел күтәренкелегенә күчәбез инде. Ә мартның инде 2 нче көнендә үк Россиядә президент сайлаулары булып узды. Безнең гимназия дә бу эштә актив катнашты.

2 нче март көнне гимназиядә сайлаулар булды. Директор да, укытучылар да моңа әзерләнде. Ә сайлаулар нәтиҗәсендә Россиянең президенты итеп Дмитрий Медведев сайланды.

Март ае ялларга да бәйрәмнәргә дә бик бай ай булып чыкты. 7 март көнне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан безнең гимназия дә 8 нче мартка багышланган кичә булды. Башта, кичә алдыннан Нурсия апа җитәкчелегендә театр түгәрәгенә йөрүчеләр Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” драмасыннан өзек күрсәттеләр. Соңыннан башлангычлар, шулай ук 5,7 сыйныф укчылары директорга, әниләргә, укытучыларга төрле-төрле җырлар, шигырьләр тәкъдим иттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы мөнәсәбәтләрдә булып узды. Ә икенче катта 8 нче мартка багышланган күп кенә рәсемнәр, плакатлар эленеп тора иде. ФОТО Һәр сыйныф малайлары кызларны бәйрәм белән үзләренчә, үзенчәлекле итеп котлады.

“Театр яктылыкка, нурга илтә, кирегә илтми, уңга илтә...” дип Тукай болай гына әйтмәгән. Чыннан да театр дөньясы, театр тормышы үзенә карата бер тормыш елгасына охшаган. Менә без дә, 7-11 нче сыйныф укучылары шушы елгага кушылып, 13 нче март көнне Филармония концертлар залына Р.Сәгъдинең “Алсу томан” дип исемләнгән драмасын карарга бардык. Бу спектакльне безгә Буа театры тәкъдим итте. Драма бик яхшы булды. Кайбер кешеләр хәтта елап та җибәрделәр. Аның төп темасы наркомания иде. Бик тә хисле, уйландыра торган, тормышчан драма булып чыкты ул. Спектакльне бөтен кеше дә ошатты. Спектакльнең ахырында төп геройларның үлүе барыбызны да тетрәндерде. Наркотиклар куллануның шушындый фаҗигале үлемгә китерүен күреп, һәркем уйлангандыр, нәтиҗә ясагандыр. Ләкин тормыш гел күңелсезлекләрдән генә тормый, шушы наркоман-яшүсмерләрне коткаручы- Грозный шәһәреннән әти-әнисен югалтып кайткан егетнең килеп чыгуы сөенеч тудырды. Без ышанабыз: тормыш баткагындагы әлеге яшьләрнең киләчәктә тормышлары яхшырачак.

Тиздән инде каникуллар да җитә. Ләкин яхшы уку һәм әйбәт билгеләр турында да онытырга ярамый. Чөнки инде чирек ахыры да җитеп килә, киләсе атнада чирек билгеләрен дә чыгара башлыйлар. Укучылар, сезгә тырышып укуны һәм яхшы ялларны телим!

21 нче март -өченче чирекнең соңгы уку көне. Бу көнне без кабинетларыбызны чистартабыз, тәртипкә китерәбез. Каникул вакытында үз-үзебезне тоту турында сыйныф сәгатьләрендә инструктаж үтәбез, ә кичен әти-әниләребез өчен зур җыелыш була. Аларга без яңа өйрәнгән җыр-биюләребезне һәм яңа куелган спектакльдән өзек күрсәтәчәкбез. Гаилә елына багышлап, А.Гыйләҗевнең “Баласын югалткан болан эзеннән” әсәрен карап, әти-әниләр һәм укытучылар безгә ничек дөрес тәрбия бирү турында әңгәмә корачаклар. ФОТО Шулай ук, безнең сәламәтлегебезне кайгыртып, җыелышка ГИБДД хезмәткәрләре дә киләчәк. Алар безгә каникулда юлларда дөрес йөрү һәм чит кешеләр белән ничек аралашырга кирәклеге турында аңлатачаклар.

Минһаҗева А., 7”А”