#11 2008 нче ел

Казан шәһәренең югары уку йортлары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бүген Казан дәүләт энергетика университеты белән танышабыз.

КДЭУның төп факультетлары түбәндәгеләр:

1. Теплоэнергетика факультеты: төп һөнәрләр – техника һәм технология бакалавр һәм магистр, инженер.

  Керү имтиханнары: информатика, математика һәм рус теле.

2. Техник- физик факультеты: төп әзерләнүче белгеч – инженер.

  Керү имтиханнары: информатика, математика, рус теле.

3. Автоматлаштыру һәм идарә итү факультеты инженерлар әзерли.

4. Электроэнергетика факультеты.

5.Электротехника, электромеханика һәм электротехнология факультеты.

6. Электроника факультеты. Әлеге факультетлар инженерлар һәм техника белгечләрен әзерли.

7. Социология факультеты социологлар һәм социология укытучылары әзерли.

  Керү имтиханнары: Россия тарихы, информатика, рус теле.

8. Менеджмент факультеты. Төп белгечләр: менеджемент белгече, икътисадчы-менеджер.

  Керү имтиханнары: информатика, математика, рус теле.

КДЭУда 2 – 5 елга кадәр укыйлар.

Ахметшина А.Т., тарих укытучысы


Уңышлар телибез.
Тәкъдимнәрегезне көтәбез.