#11 2008 нче ел

Сезгә бәхетле булуның кайбер серләрен ачасым килсә...

• Якыннарыгызны яратыгыз. Яраткан кешеләрегезгә игътибар¬лырак булыгыз һәм сез үзегезне бәхетлерәк итеп тоярсыз.

• Әгәр дә эшегезне яратасыз икән, булдыра алганча, күбрәк эш¬ләгез. Яратмасагыз - алыштыры¬гыз. Моннан сезгә дә, җәмгыятькә дә бары тик файда гына булачак.

• Ярдәмгә мохтаҗларга булы¬шыгыз. Беренчедән, бу үз-үзегезгә карата хөрмәтне арттырса, икен¬чедән, стресстан котылырга ярдәм итә.

• Бәхетле булырга тырышыгыз! Бары тик үзегезне шатландыра тор¬ган нәрсәләргә генә омтылыгыз.

• Күбрәк хәрәкәтләнегез. Физик активлык кешегә бик зур ләззәт бирә.

• Яналыкка омтылыгыз. Мәсәлән, эшкә барганда, яңа маршрут сайлагыз, яңа кием сатып алыгыз, яңа мавыгу уйлап табыгыз.

• Бәхетсез булудан курыкмагыз. Тормышта һәрнәрсә чиратлашып килә.

Зарипова Ландыш,11А

Маникюр

Тырнак бу¬яудан тыш, ул әле тырнакларны тәрбияләү, яхшы хәлдә тоту дигән сүз. Шулай ук кулларны да. Чөнки тиресе корышып каткан кулдагы тырнакларны ни буя, ни буяма. Матурлыгы күренмәячәк. Һәр кызның бизәнгечләр тутырган капчыгында маникюр җыелмасы булырга тиеш. Анда игәү, кечкенә эскәк, башы өскә күтәртелгән кайчы, тырнак астын чистарткыч һәм агач таяк. Бу инструментларны кайнатып яки спирт белән чистартып чиста-пөхтө тотарга кирәк. Эшне тырнак игәүдән башлыйлар. Тырнаклар бертигез озынлыкта, овал формада булырга тиеш. Аннары тырнак асты тиресен этеп чыгарга кирәк. Табиблар күзлегеннән чыгып әйткәндә, кутикулаларны кисәргә ярамый. Чөнки алар тире астына пычрак керүдән саклый. 3-4 мм озынлыктагы тырнак иң матуры санала. Тырнак өслеге сәламәт һәм матур күренсен өчен махсус төссез лак белән капларга кирәк. Шуның өстеннән төсле, декоратив лак белән буярга кирәк.

Тырнакларны көндәлек өчен артык кычкырып торган төскә буяу кирәкми.

Тырнак лагы төсе иннек төсе белән туры килергә яки бер-берсен тулылан¬дырып торырга тиеш. Аксыл яки төссез лакларның уңай ягы: буяу кырылып китсә, артык күренеп, кычкырып тормый. Хәзерге көндә тырнакларны ясалма үстерү модада. Аны гельдән ясыйлар. Ан¬дый тырнаклар ябыштыргач, үсеп тор¬ган тырнакны атна саен рәткә китереп торырга, яңадан гель сылап тигезләргә кирәк. Өстәп шуны әйтергә кирәк, тыр¬нак сәламәтлек билгесе генә түгел, ә хатын-кызның холкын, зәвыгын күрсәтүче чара да. Кып-кызыл тырнаклыларны кызу канлы диләр. Зәңгәр, яшел, кара төскә буяса, димәк үзен игътибар үзәгендә күрергә теләүче кеше. Ә инде киеменә, иннек төсенә килешеп торган нейтраль төсле тырнаклы ханымнар вә туташларны үтә дә зәвыклы дип атарга кирәк.

Нуриева А,6а