#12 2008 нче ел

Билгеле булганча, 26 апрель көнне, татар халкының бөек шагыйре- Г.Тукайның тууына 122 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан, без, 4-нче апрель көнне, аның каберенә барык. Без, Г.Тукай каберлеген чистарттык, юдык, аның тирә-ягындагы коры яфракларын себердек. Чөнки Г.Тукайның туган көнендә, аның һәйкәле янына бөек шәхесләр җыела. Шуннан соң без Г.Тукай кабере янында урнашкан башка каберләрне дә карап йөрдек. Анда Габдулла Кариев, Бакый Урманче, Хөсәен Ямашев, Марсель Сәлимҗанов һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебек бөек шәхесләребезнең каберләрен дә күрдек. Аннары 4 нче сыйныф укучысы -Фасахов Булат “Ана догасы” шигырен дә укыды, ә тарих укытучыбыз Гөлчирә Хафизовна Г.Тукай рухына багышлап дога кылды. Соңыннан барыбыз бергә җыелып, фотога төштек. “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкальне искә төшереп, өйгә кайтып киттек.

10 нчы апрель көнне безнең гимназиягә кунакка Казан дәүләт “Әкият” курчак театры артистлары килде. Алар безгә күчтәнәч итеп “И, Шүрәле, Шүрәле!” дип исемләнгән спектакль алып килгәннәр иде. Без түземсезлек белән спектакльнең башлануын көттек. Менә тамаша да башланды. Кечкенә шүрәлеләр кызык итеп көләләр, җырлыйлар. Алар янына, арбасына атын җигеп, Былтыр килеп чыкты. Шүрәле аны кети-кети уйнарга чакырды, ә Былтыр хәйләкәррәк булып чыкты. Ул, Шүрәлене алдалап, бүрәнәгә бармакларын кыстыртты да үзе атын җигеп кайтып китте.

Ә соңыннан сабантуй бәйрәме күренеше күрсәтелде: ат чабышы, көрәш, һәм башка милли уеннар. Бу бәйрәмнән соң, тагын Шүрәлеләр килеп, Батыр егет – Булатның кызын урлап алып киттеләр. Булат дусты Акбай белән Шүрәлеләрне җиңеп, Гөлчәчәкне коткарды. Әкият бик яхшы тәмамланды.

Спектакль бик күңелле булды. Соңыннан артистлардан автограф алдык, бергәләп фотога төштек.

17 нче апрель көнне безнең гимназия кысаларында беренче сыйныфка керүче укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен ачык ишекләр көне булып узды. Бу көнне гимназиядәге башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан ачык дәресләр үткәрелде: Галиева Ф.Ф.(сөйләм үстерү), Сафиуллина А.Ф. (математик фикерләү), Шәфигуллина Э.И.(инглиз теле). Ачык дәресләрдән соң, актлар залында, ата-аналар өчен җыелыш булып узды. Гимназия директоры Шәмсиева Г.Г. гимназиянең уставы, традицияләре һәм кабул итү тәртибе белән таныштырды. Чыгышта мәктәпкәчә кадәр белем бирү системасы, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә күп кырлы эш алып бару, укыту-процессына информацион технологияләр кертү турында әйтеп үтелде. Шулай ук, гимназиянең порталы һәм соңгы елларда ирешкән уңышлар белән таныштырды. Ачык ишекләр көне уңышлы үтте. Ата-аналар гимназиянең тормышы турында тулы һәм бай мәгълүмат алдылар.

18 нче апрель көнне, гимназиябездә, 1”А” сыйныфы әзерләгән “Сау бул, Әлифба” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә 1А сыйныфының әти-әниләре, башлангыч сыйныфлар буенча җитәкче – Нуриева Г.Н., башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты.

Кичәдә укучылар зур тырышлык куеп әзерләнгәннәр, җырлар, шигырьләр өйрәнгәннәр. Музыка мәктәбенә йөрүче укучылар да чыгыш ясадылар.

Кичә бик оешкан төстә, күңелле үтте. Тәүге тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаулары укучыларның күңелендә озак сакланыр, зур белем иленә юл ачкан “Әлифба” китабына хөрмәт югалмас.

23 апрель көнне без – 4а,б,в сыйныфы укучылары, Г.Тукай музеена экскурсиягә бардык. Анда, экскурсовод Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, дуслары, яшәгән җирләре һәм шәхси әйберләре турында сөйләде. Тукайның язмышы безне бик тетрәндерде. Ул, кечкенәдән ятим калып, авыр тормыш юлы узган. Ләкин шундый матур шигырьләр язган. Ул “Туган тел”не генә язса да, зур шагыйрь булыр иде...

23 нче апрельдә гимназиябездә, башлангыч сыйныфлар өчен шигырь бәйрәме узды.

Бәйрәмне 4а сыйныфы укучылары башлап җибәрде. Алар Г.Тукайның моңарчы укылмаган шигырьләрен сәнгатьле итеп, нәкъ артистларча сөйләделәр. Кичәне Шүрәле, Су анасы һәм Былтыр алып барды (4а сыйныфы укучылары).

Бәйрәмдә 1а сыйныфы укучысы Шамиева Диләрә, Нургалиева Элеонора(1б), Заһидуллина Алинә, 2а сыныфыннан Тухбатуллин Булат, Гайнуллин Шамил(2б), Нуруллина Ләйсән(3а), Абдуллин Альберт(3б), Хәмидуллина Ләйсән (4б), Гыймранова Гөлүсә(4в) матур итеп шигырь сөйләделәр. 2а сыйныфы кызлары Юсипова Айлинә һәм Әхмәдуллина Наилә матур итеп җыр җырладылар. 4 сыйныф егетләре “Пар ат” көенә “Егетләр” биюен башкарлылар.

Бәйрәмне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык.

25 нче апрель көнне гимназиядә Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай – балаларга” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә 5-7 нче сыйныф укучылары катнашты.