#13 2008 нче ел

Энҗедер тешләрем!

Барыбыз да ак тешле буласы килә...

Тешләр сөт кебек ап-ак булырга тиеш дигән фикер ялгыш фикер ул. Сәламәт тештә ак төснең төрле төсмерләре чагылырга мөмкин. Кайбер кешеләрнең теше, мәсәлән, тонык була. Моның сәбәбе – дентинның (теш матдәсе) вакыт узу белән үзгәрә баруында. Балаларның теш төбендәге сарылык исә аш кайнату системасындагы проблемага ишарә итә.

Гадәттә, куе кофе, чәй яратучылар, тәмәке тартучылар тешләрне агартырга мәҗбүр була. Ләкин агарта торган пасталарны сирәк кенә кулланырга ярый. Көндәлек куллану, әлеге дә баягы, эмальнең бозылуына китерә. Иң яхшысы – тешләрне атнага бер мәртәбә (еш түгел) пастага чәй содасы кушып чистарту.

Нинди теш авырулары киң таралган?

Кариес. Сәбәпчесе – тешләргә утырган ризык калдыкларында барлыкка килә торган бактерияләр. Кариес башланган урын башка тешләрдән төсе белән аерыла – ак тап хасил була (теш эмалендә минераллар бетә). Алга таба ул урын карасу төскә керә, анда тишек барлыкка килә. Кариес вакытында дәваланмаса, микроорганизмнар, токсиннар тагын да эчкәрәк үтеп, пульпаны (теш куышлыгындагы тамырлар һәм нервлар урнашкан йомшак тукыма) боза башлый. Чыдап булмаслык теш авыртуының сәбәбе менә шул инде.

Эрозия. Ризыклардагы (химик элементлар, цитруслар, тоз, газланган су һ.б.) кислота тора-бара теш эмален һәм дентинны боза – теш (яки рәттән берничә теш) өслегенә зыян килә. Вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәгез, тешне саклап калу мөмкин булмаячак.

Табиб кисәтүе.

• Тешне иртәнге аштан соң чистарту кулайрак санала.

• Сагыз чәйнәгәндә ризык калдыклары теш араларына, фиссуарларга (тештәге кечкенә чокырчыклар) кереп кала. Авызны чайкап алу файдалырак.

• Щетканы кыллары тырпаеша башлагач кына алыштырырга кирәк. Кыйммәтле щетка шактый озакка җитә. Аны фәкать даими рәвештә сабын белән юып торырга гына онытмагыз.

• Авырткан тешне җылыту – үлекне битнең йомшак тукымаларына куа, инфекциягә юл ача. Үлекне яңакны ярып алырга туры килүе мөмкин. Теш авыртканда, авызны тозлы, содалы су, календула, шалфей тенәтмәсе белән чайкарга кирәк.


Әхмәтшина Зөлфия,6а

Җәйнең үз кагыйдәләре

Җәйнең эссе көннәре бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләр өчен куркыныч. Чөнки бу вакытта йөрәк ишемиясе авыруының көчәя торган чагы.

Организм һәрчак җылы алмашын көчәйтергә тырыша, һәм без тирлибез, ә организм сусызлана, нитиҗәдә, кан куера. Вакытында берәр чара күрелмәсә, мондый хәлдә инфаркт яисә инсульт булу мөмкинлеге дә арта.

Үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә соң?

• Озак вакыт кояш астында булу тыела. Урамга чыкканда да, үзең белән кулчатыр алырга һәм баш киеме кияргә кирәк.

• Мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчәргә кирәк.

• Җәйне һәркем үзенчә үткәрергә ярата. Ләкин кайда гына булсаң да, эш эшләү өчен иртәнге 6 дан көндезге 10 га чаклы сәгатьләр генә кулай санала. Өйләдән соң кояш астына чыгарга тырышмау хәерле. Су эчү режимын да бозмаска, үзең белән һәрчак шешә белән су йөртергә киңәш ителә. Физик эшне ял белән чиратлашу зарур.

• Әгәр дә елга (диңгез) ярына барырга җыенсагыз, йөрәк авырулы кешеләргә кызынырга ярамаганлыгын да онытмагыз. Иртәнге 8-10 арасында һәм кичен 5 тән соң гына су коенырга рөхсәт ителә. Су коенганнан соң, яхшылап сөртенергә, кояштан саклаучы кремнар сөртергә киңәш ителә.


ӘхтәмоваРанилә,6а