#13 2008 нче ел

10.06 – Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгуловага 70 яшь.

15.06 – Татарстан Фәннәр Академиясе хакыйкый әгъзасы Илдус Закировка 70 яшь.

24.06 - Әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 70 яшь.

25.06 – Россия Архитектура һәм төзелеш Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Сәйяр Айдаровка 80 яшь.

25.06 – Театр һәм әдәбият тәнкыйтьчесе, нашир Габдрахман Кәрамның тууына 110 ел(1878-1947).

27.06 – Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Җәүдәт Фәйзрахмановка 60 яшь.

Ерактагыны күрер өчен

Биш йөз ел элек кешеләр гади күзгә нәрсә күренсә, шуны гына белгәннәр. Беркем дә үз организмының төзелешен, аның ничек эшләвен яки ерак космоста нәрсәләр барлыгын белү түгел, төсмерләмәгән дә. Ә инде микроскоп белән телескоп уйлап табылганнан соң, биологлар – микроскопик күзәнәкләр, астрономнар миллионлаган яңа йолдызлар ачкан.

Телескоп.

Беренче телескон 1608 елда уйлап табылган дип санала. Соңрак (бер елдан соң) Галилео Галилей үзенең шәхси телескобын төзегән һәм йолдызларны өйрәнү өчен кулланган. Телескоп ярдәмендә Галилей Ай өстенең кратерлар белән каплануын күргән.

Көзгеле телескоп..

Көзгеле телескопта линзалар урынына көзгеләр кулланыла. Мондый телескопның иң беренчесен 1668 елда эшләгәннәр. Астрономнар куллана торган телескопның күпчелеге – көзгеле.

Радиотелескоп.

Радиотелескоплар ачык космостан килгән радиодулкыннарны туплый. Космостан килүче мондый радиодулкыннар беренче тапкыр 1931 елда табыла.

Микроскоп..

Беренче микроскоп 1590 нчы елларда барлыкка килгән, дигән фараз яши. XVII гасырның 50 нче елларында Роберт Хук үзе төзегән микроскоплар ярдәмендә үсемлекләрне өйрәнгән. Хукның микроскобы өч линзадан торган, аларның һәрберсе катыргы торбаларга нык итеп беркетеп куелган булган.

Электрон микроскоп.

1931 елда беренче электрон микроскоп уйлап табылган. Гади микроскоп предметларны якынча 2000 тапкырга, ә электрон микроскоп миллион тапкырга зурайткан. Әхтәмова Ранилә, Гәрәева Рәмзия, 6а