#13 2008 нче ел

Май - язның соңгы ае.

Май ае табигатьнең яшәрүе, чәчәк атуы өчен бөтен шартларны тудыра. Кояшның шифалы нурлары астында үләннәр, сабан ашлыклары бердәм күтәрелеп китәләр. Урман-әрәмәлекләрдә, бакча-паркларда бер-бер артлы агачлар, куаклар яфрак яра башлый. Хуш исләрен аңкытып шомыртлар, сиреньнәр һәм алмагачлар чәчәк ата. Тиздән каникуллар килеп җитәчәк. Күңелләрдә, табигатьтә язның иң матур чаклары чагыла. Шушы гүзәллеккә күмелеп, безнең гимназиябез дә күп кенә чараларда катнашырга өлгерде.

1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Бу көнне гимназиянең өлкән сыйныф укучылары парадка чыктылар.

6-7 нче май көннәрендә 7 “А” сыйныфы укучылары Минһаҗева Айнур һәм Надршина Айсылу Биектау районында урнашкан “Байтик” дигән лагерьга, “Яшь программист” дип исемләнгән XII республика конкурсына бардылар. Мәктәп сайтын жюрига тәкъдим иттеләр. “Җиңү яуламасак та, күп кешеләр белән танышып, яңа дуслар табып, мөһим мәгълүмат белән танышып кайттык”, - диләр кызлар.

9 нчы май – Җиңү көне. Уртанчы сыйныф укучылары Ярминкә мәйданына парадка чыктылар. Анда төрле ярышларда, конкурсларда катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

15 нче май көне яңалыкларга бик бай көн булып чыкты. Беренчедән, 11 нче сыйныфлар татар теле һәм әдәбияттан дәүләт имтиханы тапшырдылар, икенчедән, 5 “А”, 5 “Б”, 7 “Б” сыйныфлары Яшьләр паркына “Сәламәтлек көненә” бардылар. Искәндәр Илдарович һәм Инна Александровна җитәкчелегендә эстафета үткәрделәр. Шулай ук, Бөек Ватан сугышының мемориал-музеена 6 нчы “А” сыйныфы укучылары барып кайтты.

16 нчы май көнендә 1 нче сыйныфларның “Сау бул, 1 нче сыйныф!” дигән чыгарылыш кичәсе узды.

Шул ук көнне 4 нче сыйныфларда чыгарылыш кичәсе булды.

Ел буена тырышкан укучылар, актив катнашкан сыйныфлар, бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган укытучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр, гимназистларны данлау көне булып узды. Шушы күңелле чаралар 21 нче май көнендә 13:30 да башланды. Шул ук көнне безнең гимназиягә комиссия килде: гимназия белән директор һәм үзидарә әгъзалары таныштырды, аннан соң президент сайлаулары да үтте. Президентлыкка 5 кандидат тәкъдим ителгән иде.

Укучылар сайлавы буенча, биш кандидат арасыннан иң лаеклысы булып 7”А” сыйныфы укучысы Надршина Айсылу танылды.


Тиздән инде 25 нче май да якынлашып килә. Соңгы кыңгырауның чыңлавы да 11 нче сыйныфларның тормыш ишегенә шакыячак. Бу көтеп алган мизгел 24 май көнендә булачак.

Бу көн һәрберебез өчен иң тантаналы, истәлекле көннәрнең берсе. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы. >


Минһаҗева Айнур,7а