#13 2008 нче ел

1. Менә уку елы ахырына да якынлашты. Без зарыгып көткән җәйге каникуллар да килеп җитте. Алда безне өч ай каникул көтә. Бу җәйге ялларны файдалы һәм күңелле үткәрергә кирәк бит. Ләкин ничек? Ялны авылда үткәрергәме, әллә шәһәрдәме яисә берәр лагерьга барыргамы? Миңа, ялны кайда үткәрсәм, яхшырак булыр икән? Сездән киңәшләр көтәм.

Мадъярова Фәридә, 10б


2. Без дуслар белән табигатькә ун көнлек ялга барырга җыенабыз. Ләкин мин табигатькә чыкканым юк. Анда чыкканда, ничек киенергә, үзең белән нәрсә алырга кирәк икәнен белмим. Сердәш, синнән киңәшләр көтәм.

Гатиятуллина Ләйсән,10б


3. Җәйге яллар җитү белән халык каядыр ял итәргә барырга җыена. Кемнәрдер җәйге бакчаларына китә, ә минем менә чит илгә барасым килә. Андагы табигать белән танышып, диңгездә коенып, кояшта кызынып кайтасы иде. Мин кайсы илгә барсам отышлы булыр икән? Анда барыр өчен, нинди документлар әзерләргә кирәк һәм бу күпме вакытны алыр икән?

Адилә, 10б