#13 2008 нче ел

Тылсымыңа карап, һөнәреңне сайла (тест)

Һәр кешенең үз гомерендә бер генә тапкыр булса да әкияткә ышанасы киләдер?! Тылсымлы таякка ия булырга теләгән чагыгыз да булгандыр. Нинди дә булса бер тылсымга ышану, шуны үзеңдә булдырырга теләү синең характерың турында сөйли икән. Һәм күпләр, бәлки, шул тест ярдәмендә үзенә туры килгән һөнәрне дә ачыклар. Ә башта бер сорауга җавап бирегез.

Түбәндәге әйберләрнең кайсы синдә булсын иде:

• тылсымлы бүрек;

• оча торган палас;

• вакыт машинасы;

• киләчәкне күрсәтә торган көзге;

• стена аша күрә алу сәләте;

• кеше уйларын укый белү;

• башка кешеләргә яки хайваннарга әверелә алу;

• кайда гына булсаң да, тавышны бик ерактан ишетә алу;

• алтын балык;

• тылсымлы таяк;

Синең сайлавың нәрсә сөйли?

Тылсымлы бүрек. Игътибар үзәгендә булу сиңа ошамый, күбрәк “күләгә”дә калырга тырышасың. Син язучы, детектив, биолог, галим була аласың.

Оча торган палас. Беркайчан да үзеңне куркыныч астына кую турында уйламыйсың. Син очучы яки машина йөртүче, инженер, төзүче, стюардесса була аласың. Синең зур проектлар төзергә мөмкинчелегең бар һәм бу проектлар мөһим үзгәрешләр китерә ала.

Вакыт машинасы. Син һәр үткән эшкә анализ ясап барасың. Сиңа халкыбызның гореф-гадәтләре ошый, халыкның үткәне кызыксындыра. Шуңа күрә сиңа тарихчы яки социолг, ахреолог һөнәре килешә.

Киләчәкне күрсәтә торган көзге. Сиңа көтелмәгән вакыйгалар ошый. Алдан беләсең килә. Тикшерү лабораториясендә эшли аласың.

Стена аша күрә алу сәләте. Серле дөнья белән кызыксынасың. Медицина һәм политика өлкәсендә эшли аласың, шулай ук юрист, адвокат, милиция хезмәткәре була аласың.

Кеше уйларын укый белү. Син бик яхшы киңәшче, әңгәмәдәшче. Кеше күңелен аңлый беләсең, аңа ярдәм күрсәтәсең. Сиңа укытучылык, психология белән бәйле эшләр туры килә.

Башка кешеләргә һәм хайваннарга әверелә алу. Кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә яратасың. Төрле конфликтлардан качасың. Иң туры килгән һөнәр – артист һөнәре.

Кайда гына булсаң да, тавышны бик ерактан ишетә алу. Күп белү теләгең сине кызыксынырга этәрә. Кайда нәрсә булганын син белергә тиешсең. Бәлки, синең моңың бардыр, җырчы булырга телисеңдер. Репортер һәм журналист һөнәрен дә сайлый аласың.

Алтын балык. Син акча санарга яратасың. Байлык кызыксындыра. Бар җирдә дә хуҗа,баш булырга омтыласың. Сиңа эшмәкәр, хисапчы, сәркатип, экономист, сәүдәгәр һөнәре ошый.

Тылсымлы таяк. Син төрле илләр буенча сәяхәт итү турында хыялланасың. Чит телләр өйрәнсәң, файдага гына булыр. Чөнки син илче, тәрҗемәче була аласың.


Әхмәтшина Рамина,9а