#14 2008 нче ел

Слива сихәте

Ниһаять, көзге җиләк-җимеш нигъмәтләрен авыз итәр чак та килеп җитте. Карбыз, кавын, йөзем... һәркайсы үзенчә файдалы. Мәсәлән, озынча түгәрәк, карасу-зәңгәр төстәге сливаны гына алыйк.

Тарихи мәгълүматлардан чыгып караганда, слива күгән белән алычаның табигый кушылуы нигезендә барлыкка килгән җимеш. Борынгы Римда сливаның унбер төре билгеле булган. Ә культуралы слива Россиягә 1654 елда килеп кергән. Аның беренче үсентесе Мәскәү янындагы Измайлово авылы патша бакчасында тамырланып үсеп киткән. XVII гасырның икенче яртысында халык медицинасы китабында бу җимешнең шифалау сыйфаты турында: “Слива чистарту, йомшарту сыйфатына ия” дип язылган. Башка җиләк-җимешләр белән чагыштырганда слива витаминнар чемпионы түгел. Тик шулай да күп кенә авыруларны дәвалауда менә дигән табигый ысул булып санала.

Эчәкләрне чистарту өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Бу процесста слива йомшагындагы пектин матдәләр төп роль-не уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый.

Гастриттан һәр ашау алдыннан 2-3 слива ашарга, йә ярты стакан слива суы эчәргә кирәк. Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эчәклеген яхшыртучы матдәләр бар.

Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә.

Арыганлыктан, хәлсезлектән 100 г төшеннән арындырылган кипкән җиләк-җимешне (караҗимеш, йөзем, күрәгә, инңир) иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган унике әстерхан чикләвеге һәм бер стакан бал кушып болгатасың. Барлыкка килгән катнашманы иртә-кич 2 аш кашыгы күләмендә бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчәсең.

* караҗимеш бактерияләргә каршы торучы искиткеч сыйфатка ия җимеш санала. Ул аеруча итне дезинфекцияләү өчен кулланыла.

“Сөембикә”