#14 2008 нче ел

* Сез беләсезме?..

Беренче юл билгеләрен I гасырда Британиядә римлылар куйган. Алар һәр 1479 м саен (рим миле) алдагы кораллы постка күпме калганлыгын күрсәткәннәр. Миль баганаларын рәсми рәвештә 1773 нче елдан соң урнаштырыла башлаган.

Иң беренче кисәтү билгеләре 1880 нче елларда күренә башлаган. Велосипедчылар өчен кискен борылыш, көтелмәгән хәлләрне кисәтеп, элмә такталар урнаштырылган. Баш сөяге белән сөякләр текә борылышны аңлаткан.

Беренче стандарт юл билгеләре 1903 нче елда Франциядә кабул ителгән. Алар “Юл кисешү”, “Күпер”, “Текә тау”, “Уңга, сулга борылыш”ны аңлаткан.

Беренче юл хәрәкәте җайланмасы Британиядә инженер Дж.П.Кнайт тарафыннан уйлап табыл-ган. Ул караңгыда эшләү өчен яшел һәм кызыл фонарьлы семафордан гыйбарәт булган. 1868 нче елны әлеге җайланма Парламент мәйданына куелган һәм депутатларга парламент бинасына узу тоткарлыксыз булмасын өчен хезмәт иткән.

Беренче электр светофоры 1914 нче елның 5 нче августында Кливленда (Огайо штаты) урнаштырыла. Аның биеклеге 4,5 метр, яшел һәм кызыл утлы, кисәтү звоноклы була.

Беренче светофор да Америкада “туган”. Кызыл, яшел, сары күзле әлеге светофор белән кеше идарә иткән. Ә автомат светофорны 1928 нче елны Бөекбританиядә урнаштырганнар. 2,4 метр биеклектәге бу светофор 28 секундка – кызыл, сарыны – 2 һәм яшел утны 28 секундка куша торган була.

Нуриева Алинә, 7а


* Син беләсезме?

Җир йөзендә иң кечкенә шәһәр – Хум. Ул Югославиянең Истрия ярымутравында урнашкан. Шәһәрдә барлыгы 13 йорт бар, анда 25 кеше яши. Хумның бер кибете, ике чиркәве, автобус маршруты, ике урамы, шәраб базы, зираты һәм алты ут баганасы бар. Шәһәр беренче тапкыр беренче тапкыр 1102 елгы елъязмада телгә алына. Хумга шәһәр статусы XIII гасырда бирелә.

Дөньяда иң кысан шәһәр – Париж. Биредә 1 кв.км.га 32 мең кеше туры килә. Кысанлык буенча икенче урында торучы шәһәр – Токио (16 мең кеше). Өченче урында – Нью-Йорк (1 кв.км.га 13200 кеше туры килә).

Моннан дүрт мең ел элек борынгы мисырлар вакытны күләгә ярдәмендә белгәннәр. Кояш сәгатьләре безнең эрага кадәр 700 ел элек барлыкка килгән. Безнең эраның 1 гасырында Римда ком сәгатьләре куллана башлыйлар. IX гасырда вакытны билгеләү өчен бүлемнән ясалган шәмнәрдән файдаланалар. Маятниклы беренче сәгатьләр XIII гасыр урталарында Голландиядә барлыкка килә. Кул сәгатьләрен исә XIII гасырның 90 нчы елларында Швейцариядә ясый башлыйлар.

810 елда гарәп укымышлылары сан системасын эшлиләр, һәм ул бүгенгәчә гамәлдә. Плюс (+) һәм минус (-) билгеләре 1490 елдан гына кулланыла башлый, ә тигезлек билгесе (=) - 1557 елдан. Чама белән 1500 ел элек Һиндстан матиматиклары нуль (0) билгесен (берни дә түгел мәгънәсендә) куллана башлау турында тәкъдим ясыйлар.

Минһаҗева Айнур, 8а



Акыл белән гамәл кыла белгән
Халыкта тик шәхес таныла.
Халык белән шәхес даны үсә,
белән – халык таныла!

Эльмира Шәрифуллина.

Абдулла Алишның тууына 100 ел.

(1908-1944)

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Спас районы) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Нурулла шул авылның мулласы булып, әтисе Габделбари, солдат хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, ата йортында күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән – иген иккән, умарта караган. Абдулланың әнисе Газизә дә авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, әдәбиятны бик яратып, шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган.

1917 елда сигез яшьлек Абдулланы әтисе үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Ул монда 1919 елга кадәр укый. 1919-1921 елдларда Бураково авылында яңа ачылган совет мәктәбендә укуын дәвам иттерә, аннары Спас педагогия техникумы каршындагы җидееллык татар-рус мәктәбен тәмамлый (1922-1927). 1927 елның җәендә А.Алиш Казанга килә һәм Казан җир төзү техникумында укый башлый.

1934 елда яшь белгечне Казанда татарча чыга торган “Техника” журналының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. 1937 елдан Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр А.Алиш “Пионер каләме” (хәзерге “Ялкын”) журналы редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1937 елдан башлап, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар – язучының иң күп язган, әсәрләре белән үзен киң катлау укучыларына таныткан чор.

А.Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр - әкиятләр. А.Алиш ике дистәдән артык әкият яза, аларны “Нечкәбил”, “Әкиятләр”, “Ана әкиятләре” исемнәре белән нәшер итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә, разведчик сыйфатында Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашситлар кулына әсир төшә. Берлиндагы төрмәдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый.

1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

Абдулла Алиш 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

2001 елда туган авылы Көектә А.Алишка һәйкәл салынды. Татарстан Язучылар берлеге Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк булдырды. Көектә, Казанның Балалар иҗаты үзәгендә, 55 нче мәктәптә аңа багышланган музейлар эшли.

Көектәге музейдан куренеш.

1990 елда Абдулла Алиш I дәрәҗә Ватан Сугышы ордены, ә 2005 елда “Җиңү” ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң).

Минһаҗева Айнур, 8а