#14 2008 нче ел

Шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк.

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сүзендә тирән мәгънә ята ... Дөньядагы барлык кешеләр дә бер-берсенә игътибарлы, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булган очракта гына кеше бәхетле була ала.

Без хәйрия елында гына түгел һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм итәбез: истәлекле бүләкләр тапшырабыз, аларга багышлап, шигырьләр иҗат итәбез (инглиз, урыс, татар телендә). Күп кенә иҗат иткән шигырьләребез, хикәяләребез “Гимназия хәбәрләре” газетасына урнаштырыла.

Безнең сыйныф укучылары (7Б) ветереннар һәм “Гаврош” балалар йортына булыштылар. Сыйныфта безне ике төркемгә бүлделәр. Беренче төркем ветераннарга, ә икенче төркем “Гаврош” балалар йортына ярдәм итәбез: балаларга уенчыклар, китаплар, альбом, карандашлар һ.б. Безгә рәхмәт йөзеннән балалар концерт күрсәттеләр. Без аларга бик рәхмәтле булдык.

Беренче төркем укучылар һәрдаим ветераннарга барып булышалар.

Мәгъсүмова Д., Сафиуллина Э., 7б