#14 2008 нче ел

Румия Фәтхетдинова

Туган көне: 12 нче ноябрь

Туган җире: Чистай районы.

Белеме: КДТУның механика факультетында 4 курста укый, булачак һөнәре нефть, газ эшкәртү белән бәйле.

Яраткан эчемлеге: коктейль.

Яраткан ризыгы: туңдырма.

Яраткан җырчылары: Селин Дион, Сара Коннор.

Хыялы: парашюттан сикерү.

Хиты: “Партадаш малаем”.

Сәхнәдәге образы: Татар Жасмины.

Румия кечкенәдән җырчы булырга хыялланса да, беркайчан да зур сәхнәгә чыгармын дип уйламаган. 2005 нче елда “Барс Медиа” үткәргән кастингка да очраклы гына килеп эләгә. Анда катнашып, Румия финалга хәтле барып җитә һәм “Татар җыры – 2006” фестивалендә Зөфәр Билалов белән бергә чыгыш ясый.

«Ялкын»