#14 2008 нче ел

2007-2008 нче уку елының май аенда безнең мәктәбебезнең президенты итеп Надршина Айсылу сайланды. Айсылу безнең сыйныфта, ягъни 8 “А” сыйныфында укый. Аны президент итеп юкка гына сайламаганнар дип уйлыйм, чөнки ул тырыш, акыллы, үз дигәненә ирешә торган, бирешми торган, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә торган кыз.

Аллаһы Тәгалә кешегә сәләтне бирсә, кеше бар яктан да сәләтле була. Айсылу турында да бу сүзләрне әйтеп була. Ул “бишле”, “дүртле” билгеләренә генә укый, шигырьләр яза һәм аларны искиткеч матур, сәнгатьле итеп сөйли, җыр-моңга да сәләте бар. Төрледән-төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаша. Яшь булуга карамастан, аның инде бик күп дипломнары, грамоталары бар. Олыны олы, кечене кече итә белә. Якын дусларын бер кайчан да ташламый. Авыр вакытта булыша, киңәш бирә белә ул. Укытучыларны хөрмәт итеп, аларга ихтирам белән карый. Сыйныфташлары Айсылуны хөрмәт итәләр һәм аның белән горурланалар. Мин Айсылуга бу җаваплы эшендә зурдан-зур уңышлар телим һәм ул бик яхшы президент булыр дип ышанып калам.

Сәйфетдинова Алсу, 8а