#15 2008 нче ел

Изгелек кылыйк!

Изгелек ит тә диңгезгә сал, балык
белер, балык белмәсә халык белер.

Без, укучылар, нинди изгелек кыла алыйк дип уйлаучылар да бардыр, мөгаен. Минем уйлавымча, изгелекне һәр кеше башкара ала. Олы кешеме ул яки кечкенәме – авыл җирендә һәр кеше исәнләшеп йөри. Сәлам бирү – исәнлек теләү. Әни эштән арып кайткан төшенә чәй кайнатып, ашарга әзерләп куй. Кечкенә сеңлеңне, энеңне киендерү яки дәресен хәзерләргә булышу. Бу да – изгелек кылу, дип уйлыйм. Сыйныфташларың белән яхшы мөгаләмәдә булу, начар сүзләр әйтмәү, ярдәмләшү, үзара хәл белешү дә изгелек кылу. Кемгәдер яхшылык эшләгәч, күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә. Сез дә үзегезне сынап карагыз! Берәр көнне автобуста олы кешегә урын бирегез яки башлангыч сыйныфы укучысына портфелен күтәреп барыгыз! Никадәр яхшылык кылуыгызны шунда ук аңларсыз!

Зәйнуллина Айсылу, 6б


Мәрхәмәтлелек, изгелек кыл.

Җир йөзендә һәр адәм баласы мәрхәмәтле, игелекле булып үз дигән сүзләр ишетеп дөньяга килә. Еллар үткән саен ни сәбәпледер кешеләр үзгәрә, авырлыкларга бирешәләр. Әмма да ләкин яхшылык эшләргә ашкынып торучылар елдан ел артып тора. Шунысы куанычлы, хәзерге вакытта изгелек кылучылар санын яшьләр, урта буын кешеләре тәшкил итә.

Әле күптән түгел генә Грузия халкы Көньяк Осетиягә каршы сугыш игүлан итте. Мәрхәмәтле кешеләр күп булганга күрә, бу вакыйга тиз арада уңайлы хәл ителде. Сугыш тиз арада туктатылды, ә инде анда зыян күргән кешеләргә ярдәм кулы сузучылар күп булды. Ә без яшүсмерләр өчен юл аркылы әби-бабайларны чыгару да зур ярдәм булып санала.

Галиуллина Гөлшат, 6б


Шәфкатьлелек

Шәфкатьлелк – өлкән яшьтәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү дигән мәгънәдә. Ул кешенең иң матур, иң җылы хиседер. Шәфкатьле кешенең эчке дөньясы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

1 нче октябрь - өлкәннәр көне. Бу бәйрәм бер генә көн түгел, ай буе дәвам итә. Без балалар да өлкәннәргә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Ачык йөз белән исәнләшик, хөрмәт күрсәтик.

Өлкәннәргә карата бу айда гына түгел, һәрвакыт шәфкатьле булсак иде!

Камалова Алисә, 6б