#15 2008 нче ел

Алтын көз йөри ...

Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.

Г. Рәхим

Шәһәр юлларының бөтенесе дә көзге яфраклардан җәелгән келәм астында. Көз үз тәхетенә ныклап утырып, табигатьне гүзәллеккә күмә. Гимназия тормышы да кайнап тора. Шушы октябрь ае бик күп кызыклы бәйгеләргә, марафоннарга, бәйрәмнәргә бай булды. Гимназия көннән-көн матурая, үз укучыларына гел елмаеп тора. Безнең мәктәптә төрле бәйрәмнәр дә йөзебезне бизи. Мәсәлән, бу айда гимназиядә укытучылар көненә багышлап концерт куелды. Шушы ук көнне безнең кадерле юбиляр укытучыбыз – Джемма Хәмитовнаның бәйрәме дә булып узды. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Джемма Хәмитовнаны һәм барлык мәктәп коллективын шушы зур бәйрәм белән котлады, шулай ук мәктәпкә килгән кунаклар - Вахитов районы мәгариф бүлеге инспекторлары исеменнән мәгариф бүлеге җитәкчесе М.З.Закирова, элек гимназиядә укыткан укытучылар да матур теләкләр җиткерделәр. Күп кенә укучылар кызыклы номерлар куеп, бәйрәм кичен бизәп җибәрделәр. ФОТО

Шулай ук төрле кызыклы конкурслар игълан ителде: “Табигатьтәге кызыклы очрашулар” исемле фото-презентация, “Наркоманиягә каршы спорт” дигән темага рәсемнәр бәйгеләре тәкъдим ителде.

Минһаҗева Айнур, 8а