#15 2008 нче ел

Люция Хәмитова

Тулы исеме: Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы.

Туган урыны: Казан шәһәре.

Туган көне: 1967 ел, 12 июль.

Йолдызлыгы: Кысла, Кәҗә елы.

Гаиләсе: Ире – Фәрит Бикчәнтәев, улы йосыфка 12 яшь.

Белеме: Казан театр училищесы.

Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлары: эчкерсезлек.

Өнәмәгәне: хыянәт.

Яраткан төсе: кара, куе яшел, әфлисун төсе;

Чәчәге: хризантема;

Ризыгы: тозлы ризыклар;

Эчемлеге: кофе.

Машинасы: 9 нчы модель “жигули”.

- Авылда, әби белән бабай янында үстем мин, дияргә дә була. Әтием – Питрәч районының Татар Казысы авылы егете. Әниемнең әнисе дә шул авылда туып үскән. Алар гаиләләре белән Казанга күченеп килгәч, әнием дә минем кебек гел авылга кайтып йөргән, шунда әтием белән танышкан. Дуслыклары тирән хисләр белән “җылынуын” аңлагач, алар өйләнешкәннәр дә башкалага төпләнеп яши башлаганнар. Әтием дә, бабай да бик кырыс кешеләр минем. Бабай – авыл мулласы. “Кыска итәк, чалбар киеп йөрисе булмагыз”, - дип, итәгатьле авыл тәрбиясе бирде. Тыйнаклыгым да, җитдилегем дә – аның җимеше! Сеңлем белән без кечкенәдән мөстәкыйль идек. Әти – әни көне буе эштә, ә без – өйдә. Сеңлемне ияртеп урамга чыксам да, өйгә керсәк тә, әтинең “тәртипле булыгыз” дигән сүзен оныткан чакны хәтерләмим. Җаваплылык дигән төшенчәне, бала гына булсам да, аңлаганмын, күрәсең.

- Мин бик хәрәкәтчән, тиктормас кыз идем балачакта. Урамга чыксам, гел чаба идем, мине бер генә малайның да куып тотканы яисә узып киткәне булмады. Ә сеңлем, киресенчә, үз эченә Йомылганрак, рәнҗетсәләр, мине түгел үзен дә яклый алмый, холкы белән дә тынычрак. Шул бала энергиясен кая булса да куярга тиеш, һәм мин биюгә йөри башладым. Кырыс холыклы әти мондый җиңел мавыгуларны өнәп бетермәгәнгә, мин аны тегү – бәйләү түгәрәгенә барам дип алдалап чыгып китә идем. Мәктәпне тәмамлаганчы рәхәтләнеп биедем. Дөрес, соңрак әтием дә белде белүен, аннары тыймады инде.

- Беренчедән, мин кечкенәдән театр артисты булырга хыялландым. Үземне белә башлаганнан бирле хәтерлим, гаиләбез белән бик еш театрга бара идек. Ә икенчедән, минем холкыма максатка ирешү дигән нәрсә хас. 10 ел буе биюче сыйфатында матурлык, гүзәллек алиһәсе булып, сәхнәдә балкуның рәхәтен татыганга, киләчәгемне бию белән бәйләрлек кызыксыну югалгандыр. Театр дөньясыны ымсынуым, күрәсең, көчлерәк булган.

- Театрга зур теләк һәм сәнгать әһилләренә тирән хөрмәт, ярату белән килдем дияр идем. Безнең заманда театр училищесына студентларны ел аралаш укырга кабул итәләр иде. Минем тугызынчыны бетергән ел туры килсә дә, тәвәккәлләргә булдым. Бернинди әзерлексез барып булмый дип, әни “Мехчылар” мәдәният сараенда эшләп килүче татар театры җитәкчесе Рифкать абый Ибәтов белән сөйләшеп, килешеп кайтты. Ул миңа шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, этюдлар уйнап күрсәтергә өйрәтте, театр тарихы белән таныштырды. Уртак тырышлык бушка китмәде, мине укырга алдылар.

- Студент чагында берничә кечкенә рольдә уйнаштыргаласам да, мин Г. Камал театрында эшкә калырга тиеш түгел идем. Группадан бары беребезгә – Р. Төхвәтуллинга гына ясалган иде андый тәкъдим. Ничек диләр әле, насыйп мал теш ярып булса да керер, диләрме? Язмышымның бер шундый кискен борылыш ясавы миңа да насыйп итте ул бәхетне. Җан өшүеннән сыкрап елаган чакларымда, мин моны иң зур бәхетсезлеккә дә санаганмындыр, бәлки. Ләкин адәм баласының сабыр, түземле була белүчесенә бәхет көттереп булса да килә икән ул, килә!

- Мин бит аңа - Ф.Бикчәнтәевка студент чагымнан бирле гашыйк. Театр училищесына мин укырга кергәндә, ул инде Г. Камал театрында эшли башлаган дипломлы артист иде. Ул уйнаган спектакльләргә без, аңа гашыйк бер төркем кызлар, Фәритне күрер өчен генә бара идек. Аннан ул Мәскәүгә ГИТИСка укырга китте.

- Фәрит Мәскәүдә укыса да, Казанга еш кайтып йөрде, спектакльләр дә куйды. “Алмазбулат”, “Казан егетләре” спектакльләренә мине тикмәгә генә алмагандыр инде. Күңеленә шул чагында ук салып куйган ул мине, ә хисләрен театрга режиссёр булып кайтып төшкәч кенә сиздерде. Фәрит кечкенәдән һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үскән,өйләнешкәндә дә милли йолаларыбыз буенча әти – әнилән кулымны сорарга килде. Минем әти-әнием – гади хезмәт кешеләре, алдан әзерләнеп торсалар да, бусагабызны Фәритнең әнисе Наилә ханым Гәрәева белән Шамил Закиров (Фәрит аның килүен, әтисе урынына күргән кеше буларак, үзе сорады) атлап кергәч, бер мәл телсез калдылар. Кайнанам алар чоры артисткасы бит. Хәтеремдә, әнием чәчләрен аның причёскасына охшатып ясый иде. Хәзер дә әле алар әнигә кодагыйлары итеп түгел, беренче чиратта, театр артисткасы итеп карыйлар, бик хөрмәт итәләр. Әти – әниемнең ярдәме белән мин бер бүлмәле кооператив фатир алган идем. Шау – шуларсыз гына үткәрелгән никахтан, туйдан соң без шунда яши башладык. Соңрак Фәриткә фатир бирделәр һәм без яңа нигезгә күчендек. Ә монысында гаиләсе белән сеңлем яши хәзер.

- Фәрит искиткеч кеше. Сабыр, итагатьле, акыллы ул. Тормыш ваклыгыннан гаеп табып кызып китсәм, ул шунда ук сүзне шаяруга бора, аннан чебен тәсле дулавым үземә дә кызык булып китә. Мин бик тиз кызып китүчән кеше, ә Фәрит мизгел эчендә суыта үземне. Фәрит дөнья гизәргә бик ярата. Мөмкинлек булган саен безне берәр чит илгә алып барырга тырыша. Андагы мәдәният, сәнгать белән якыннан танышып, ял итеп кайтабыз. Дистәдән артык илдә булырга өлгердек инде. Чит илгә бару мөмкинлеге булмаганда, өйдә дә бик рәхәтләнеп ял итә беләбез. Фәритнең безнең янда булуы – үзе зур бәйрәм әле ул! Йосыф та, мин дә Фәритне өйдә бик сирәк күрергә гадәтләнгәнбез. Фәритнең әти кеше буларак башкалардан аермалы бер сыйфаты бар: Йосыф белән ул балаларча, әкияти итеп түгел, аның үзенең яшҗтәше итеп күреп сөйләшә. Читтән карап торсаң, Йосыф – әйтерсең лә, аның акылы дәрәҗәсендәге фикердәше.

Нургалиева Ләйсән, 8б


Асаф Вәлиев

Тулы исеме: Вәлиев Асаф Әсгать улы.

Туган урыны: Актаныш районы Адай авылы.

Белеме: югары (Минзәлә педучилищесы, КДПУның музыка факультеты, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге)

Туганнары: әтисе - Әсгать, әнисе - Флүрә, абыйсы - Азат, әнесе - Рөстәм.

Машинасы: Mercedes (ак төстә).

Яраткан ризыгы: әнисе пешергән токмачлы аш, өчпочмак һәм балык ризыклары;

Тормыш девизы: “Һәрнәрсә дә камиллеккә омтылу”.

“Мин балачактан җырлый башладым, әти-әни дә җырга бик гашыйк кешеләр, әти мине гармунда уйнарга өйрәтте. Әнинең сеңлесе Люция апага да бик рәхмәтле мин, ул безгә кайткан саен, яңа җырлар алып кайта иде, үзе бик матур җырлый, мине дә өйрәтә иде. Үсмер чакта төрле ансамбльләрнең пластинкаларын тыңлап вакыт уздырдым. Минзәлә педучилищесында укыганда район мәдәният йортында шимбә, якшәмбе көннәрне танцылар оештырыла иде. Мине шундагы вокаль - инструменталь ансамбльгә алдылар. Гитарада да уйныйм, җырлыйм да, шул ук вакытта баянда уйнарга өйрәндем.

Иҗат мәсьәләсендә, шәхси тормышта барысы да шома гына бармый, әлбәттә. Берәр проблема килеп чыкса, ашау - эчүдән каласың, йокысызлар интектерә башлый. Иң беренче чиратта, үз - үземне эчтән генә тынычландырам. Әти - әни, туганнарым белән бергә аны хәл итү юлларын эзлибез. Мунчага барып кайтам, ул оптимизм өстәп җибәрә. Тавышың гел формада булсын өчен, әйбәт итеп туклану, яхшы йокы, ял кирәк. Шуңа күрә мәҗбүриләп булса да, тулысынча ял итәргә тырышам. Күп сөйләшмим. Тынычлык яратам. Кешеләр белән аралашканда да йомшаграк табигатьле, басынкы, үземнеке кебек холык ияләрен өстен күрәм.

Мин хатын - кызларны бик яратам, алар белән гел очрашып торам. “Ник өйләнми икән бу?” - дип, баш ватып йөрмәсеннәр. Әле үземне гаҗәпләндерделәр: гәҗиттән “кәләш”емнең исемен, яшен укып белдем. Һәрхәлдә, үземнең шәхси тормышымны ачып салырга җыенмыйм. Мин аның исемен, яшен, авырлыгын, чәч һәм күз төсен, аяк киеменең үлчәмен халыкка игълан итәргә тиеш микәнни?! Серлерәк булган саен, яхшырак.

Төштә күргән нәрсәләрнең өндә кабатланганы бар. Күп очракта туганнарым авырып китүе шул рәвешле хәбәр ителәдер, мөгаен. Менә бер кызык вакыйга искә төште әле. Төшемдә энем белән кечкенә чебиләргә ясалма сулыш ясаганыбызны күрдем. Уянгач, үзалдыма көлеп куйдым. Берничә көннән Чаллыдан авылга чебиләр алып кайтырга туры килде. Аларны багажникка урнаштырдык, көн бик эссе иде. Соңыннын, чирәмгә чыгарып, хәлсезләнеп беткән “сары йомгаклар”га сулар эчереп, рәткә китерергә туры килде. Ә мин көләм: “Моны төштә күрдем”, - дим.

Төшемдә еш кына концертыма өлгермим, яисә игълан иткән вакытка киенеп бетмәгән булам. Әллә ниләр күреп бетерәм шунда: кулга мылтык тотып сугышып йөргәнне, атом сугышларын. Ә болай үзем агрессив кеше түгел бит. Әллә “элеккеге җан”ның үзен сиздерүе микән?! Ул күргән хәл - әхвәлләр яңарамы, белмим.

Бүгенге көнгә әллә нинди зур хыялларым юк. Иҗатта үзем теләгән үрләрне яуладым, эстрадада үз сүземне әйттем дияргә була. Әлбәттә, яңа матур җырлар табу, яңа программалар өстендә эшләү, иҗатта камиллеккә омтылу, әти - әни, туганнарымның исән - сау булуын телим. Һәрберебезнең тормышы ямьләнсен, хезмәт хаклары артсын, кешеләр бәхетле булсыннар» -ди Асаф Вәлиев.

Нургалиева Ләйсән, 8б