#15 2008 нче ел

Башың авыртса.

Баш авырту - киң таралган чирләрнең берсе. Аның сәбәпләре шактый:кан басымы күтәрелү яки төшү, төрле стресслар. Авыртуның организмда башланучы җитди чирне белдертүче сигнал булуы да бар. Ничек кенә булса да,баш өянәгенә җиңел карарга ярамый. Әгәр баш авырту бик еш, ягъни кан басымы уйнау яки арганлык белән бәйле түгел икән, үз вакытында табибта тикшеренү чирнең кискенләшүеннән саклап калырга булышыр.

“Малахов +”тапшыруының бер санында баш авыртканда үз-үзенә ярдәм итәргә өйрәткәннәр иде.

Үз-үзеңне ышандыру.

Ару белән бәйле баш авыртудан үз-үзеңне ышандыру белән арырга була. Җайлап утырыгыз, күзегезне йомыгыз һәм уңай кичерешләр тойгысына бирелегез. Акрын һәм тигез итеп суларга тырышыгыз. Эчтән генә яхшы уйлар белән авыртуны үзеңнән чыгарырга кирәк.

Суганнан елау да файдалы.

Уртача зурлыктагы суганны урталай бүләргә һәм шунда ук чигәләргә яки авырткан урынга ышкырга.

Массаж.

Башыгызга яулык бәйләгез. Күзләрегезне йомыгыз һәм тынычланырга тырышыгыз. Кулдагы бармакларга массаж ясагыз, уч төпләрен җылынганчы ышкыгыз һәм кулларны авырткан урынына куегыз.

Колак яфракларына массаж ясау да баш авыртуын басарга булыша.

Тынычландыргыч чәй.

Фарфор яки пыяла чәйнеккә 1 чәй кашыгы песи үләне тамыры, 1 чәй кашыгы кычыткан, шулкадәр үк бөтнек һәм сары мәтрүшкө салырга. 2 стакан кайнар су коярга һәм 15-20 минут төнәтергә. Чәй кебек җылы килеш эчәргә кирәк.

Сафина Айгөл, 6а


Йоклый алмаучыга киңәшләр

1. Көнне ашыкмыйча, дулкынлануларсыз гына төгәләргә тырышыгыз. Хәл итәсе проблемалар кичкә калдырмагыз.

2. Кич белән күп ашамагыз,ач карынга яхшырак йоклата.

3. Кичке аш вакытында бәвел куу үзлегенә ия азыклар: бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчәләр, кофе, какао кулланмагыз.

4. Кичкә 5тән 8гә кадәр спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Тик йокларга ятарга 3 сәгать кала күңегүләрне туктатырга кирәк.

5. Йокларга ятар алдыннан 20-30 минут саф һавада йөреп керегез.

6. Ятарга 1 сәгать кала җылы ваннада юыныгыз. Суга 2-3 тамчы нарат, әфлисүн яки артышның эфир маен тамызырга кирәк. Ваннада юынганда кул чуклары һәм аяк табанына массаж ясау фвйдалы.

7.Уңайлы урында йоклагыз,баш астына кечерәк мендәр куегыз, караңгырак төстәге урын –җир әйберләре куланыгыз. Кара төстә булса, тагын да яхшырак.

8. Яткач ук йоклап китергә тырышмагыз. Иң яхшысы - бу хакта бөтенләй уйламау.

9. Аркага ятып, организмны ял иттерергә тырышыгыз. Күз алдына сәгать телләрен китерегз, анда уянырга кирәкле вакытны билгеләп куярга мөмкин.

10. Сул якка таба борылып йоклап китергә өйрәнергә кирәк. Сул аякны корсакка таба бөкләп куярга була.

Сафин Рәмис, 6а


Тешең акмы?

Һәркем тешләренең ак булуын тели. Соңгы вакытта аларны теш дәвалау клиникаларында агартырга мөмкин. Тик кайчагында әлеге ысулның кимчелекләре һәм зарары турында кисәтергә оныталар.

Теш нилектән карала?

Теш эмалендә саргылт булуына тәмәкене һәм кофены гаепләргә мөмкин. Теш кара төстәге җиләкләрдән дә карала.

Ничек агарталар?

Механик ысул - бу теш өслегендәге йомшак куныкны алу. Тешләрне су, һава һәм чәй содасы белән эшкәртелә. Бу ысулдан соң табигый төс кайта, ә эмаль бозылмый. Әгәр кеше ак тешләре белән мактана алмаса, могҗизага өметләнмәсен.

Химик ысул - бу процедура ярты сәгать эчендә башкарыла. Аны өй шартларында да, клиникада махсус гель белән агартырга мөмкин. Сырхауханәдә лазер да кулланыла. Шунлыктан нәтиҗә уңышлырак. Мондый агарту 2 елга да җитә. Ләкин аллергия булырга мөмкин. Моннан тыш, сәламәт тешләр өчен генә яраклы. Тешләрне агартырга керешкәнче, дәвалау тәлап ителә. Ул ысулны кулланганда теш эмале юка яки казналыклар сизгер булырга мөмкин.

Сафина Айгөл 6 “А” класс.

Виноград җимеше.

Цитрусларның кайсы файдалырак икәнлеге турында озак бәхәсләшергә булыр иде. Шулай да, үзенчәлекле әчкелтем тәмгә ия грейпфрут беренчелекне бирми.

Ботаниклар бүгенге көнгә кадәр грейпфрутның кайсы ил икәнлеген төгәл әйтә алмый. Әлеге тропик җимеш Урта диңгездә дә очрый, Япония, Кытай, Көньяк Америкада һәм Кавказда да үсә. Грейпфрут беренче тапкыр ХVIII искә алына. Англия диңгезчеләре Барбадос утравында эре җимешле агач күрәләр.Виноградка охшаганга, аңа грейпфрут дигән исем бирәләр.

Грейпфрутның җимешләре сары, алсу һәм аксыл төстә була ала. Йомшагында алсу төс булган саен, җимеш баллырак. Зур җимеш сусылрак санала.

Грейпфрут витаминнарга бай. Бер җимеш С витаминына булган тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерә. Шулай ук, бу җимештә - РР һәм Д витаминнары бар. Аңарда пектин, ликопен кебек элементлар күп. Ябыгырга теләүчеләр өчен дә алыштыргысыз чара. Туклыклы аштан соң бер кисәк грейпфрутны ашарга мөмкин, чөнки ул калориянең яртысын яндырырга ярдәм итә.

Грейпфрутның плёнкаларында файдалы матдәләре күбрәк. Аның кабыгы кайбер даруларны алыштырырга мөмкин.

Ул гипертония һәм йөрәк – кан тамырлары системасын дәвалауда ярдәм итә. Бу җиләкне үзең теләгән кадәр ашарга ярый, ләкин иртән ач карынга берне генә ашарга ярый. Тешләр һәм казналыкларны ныгыту өчен бер грейпфрут кабыгын 20 минут кайнар суда тотарга, сөзәргә һәм әлеге төнәтмә белән авызны чайкарга.

Гәрәфиева Фәридә ,6а