#15 2008 нче ел

Истәлекле даталар

ноябрь

4 – Халыклар бердәмлеге көне.

6 – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

6 – К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры оешуга 75 ел.

6 – Шагыйрә Салисә Гәрәевага 70 яшь.

10 – Бөтендөнья яшьләр көне.

10 – Милиция хезмәткәрләре көне.

14 – Тарих фәннәре доктор, профессор Фоат Вәлиевкә 90 яшь.

15 – Нәкышче, театр рәссамы, тарихи жанр остасы Канәфи Нәфыйковка 70 яшь.

16 – Халыкара сабырлык көне.

17 – Халыкара телевидение көне.

20 – Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевкә 80 яшь.

23 – Филология фәннәре докторы, профессор Илида Бәшировага 70 яшь.

24 – График, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Иван Язынинның тууына 80 ел.

25 – Шагыйрь Шамил Анакның (Мәхмүдев Шамил Гомәр улы) тууына 80 ел.

28 – Күренекле татар язучысы Гадел Кутуйның тууына 105 ел.

30 - Әниләр көне.


Сыр

“Ле фромаж” – формалаштыру сүзенең “имгәтелгән” варианты – французча сыр була инде. Сыр ясау буенча Франция дөньяда беренче урында тора. Французлар аны “аллалар ризыгы”, “патшалар сые” дип атыйлар. Бу гаҗәеп ризыкны иң беренче кем уйлап тапкан – берәү дә төгәл әйтә алмас. Ләкин сырның килеп чыгышы турында төрледән-төрле риваятьләр яши. Шуларның берсе аны көтүчеләр уйлап тапкан дип сөйли. Имештер, бер көтүче савыттагы сөтен онытып калдырган. Берничә көннән әйләнеп килсә, кояш астында озак торган сөт каты бер нәрсәгә әверелгән. Тәмләп карагач, сөттән хасил булган ризык көтүчегә бик ошаган.

Ассирия патшабикәсе Семирамиданың да гаҗәеп гүзәл, көчле булуының сере – бала чагында кошлар көтүчеләрдән урлап ташыган сыр белән генә тукланудан дип раслаучы язмалар да бар.

• Франция гадәти булмаган әчкелтем исле, үзенчәлекле күгәрек белән капланган йомшак сырлары белән дан тора. Шундый затлы сырларның берсе – камамбер. Йомшак ак күгәрек белән капланган, әчкелтем каймак тәме белән аерылып торган бу сырга ике йөз яшьтән артык. Дәвалау үзенчәлегенә ия булуы белән танылган камамбер сыры төрле ашказаны авыруларына менә дигән шифа.


• Яшькелт-зәңгәр күгәрек белән капланган хуш исле рокфор сырын әзерләү ысулы исә сер итеп саклана. Бары тик аның известьлы махсус мәгарәдә эшләнүе генә мәгълүм: сарык сөтеннән ясала торган бу сыр нәкъ менә шунда гына җитешә. Рокфорга кабатланмас тәм бирә торган күгәрек исә пешкән икмәктә “үстерелә”. Сөткә яки формага салыр алдыннан сырга махсус порошок сибәләр. Аннан соң һава йөрсен өчен берничә дистә үтәли тишек ясап, күгәрек үсәр өчен уңай шартлар тудырыла.

• XIX гасырда, Вена конгрессыннан соң, Европа дипломатлары Наполеонны җиңү тантанасын бәйрәм иткән вакытта, Талейранның (Франциянең танылган дипломаты) тәкъдиме белән, бри сортын сырларның короле дип игълан итәләр. Йомшак ак күгәректән “королъ мантиясе кигән” бри сырыннан урман чикләвеге тәме килә. Маргарита Валуаның Генрих Наваррскийның йөрәген нәкъ менә бри сыры белән яулавы турында мәгълүматлар сакланган. Бри кулдан эшләнә, аны промышленность ысулы белән җитештерү мөмкин түгел.

Франциядә сырның ике меңнән артык төре җитештерелә. Һәм, хаклы рәвештә, Францияне затлы, гаҗәеп хушбуйлар, мода һәм... сырлар иле дип атарга мөмкин.

“Сөембикә”