#15 2008 нче ел

01.10. – Халыкара музыка көне. С.Сәйдәш исемендәге зур концертлар залында “Татар музыкасының гүзәл әсәре”н тыңлау.

1 нче октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залына 5-7 нче сыйныф укучылары Халыкара музыка көненә багышланган “Татар музыкасының гүзәл әсәре” дип исемләнгән концертка барды. Укучылар да, укытучылар да концерттан канәгать калдылар.

02.10. – “Без бергә” дигән балалар җәмгыяте оешмасы старт алды.

2 нче октябрь көнне Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә активистлар форумы үтте. Форумда үткән ел нәтиҗәләр һәм яңа уку елы максаты, мәсьәләләре белән таныштырдылар, моннан тыш укучылар проблемасы, төрле сораулар турында фикер алыштылар. Шәһәр форумына, Вахитов районының вәкиле итеп, 11а сыйныфы укучысы Гридин Данил сайланды.

03.10. – Укытучылар көненә һәм юбиляр укытучы - Джемма Хәмитовнага багышланган бәйрәм.

3 нче октябрь көнне сәгать 15.00 юбиляр укытучыбыз - Джемма Хәмитовнага һәм укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде. Юбилярны һәм укытучылар коллективын бәйрәм белән гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева, Вахитов районы мәгариф бүлеге инспекторлары исеменнән мәгариф бүлеге җитәкчесе М.З.Закирова котлап китте.

12.10. – Табигать музеена бару.

3а сыйныфы укучылары Табигать музеена барып кайттылар. Балалар музей белән таныштылар.

17.10. – Барыбыз да өмәгә!

Администрация приказы буенча 17, 18 нче октябрь көннәрендә 8-11 сыйныф укучылары, аерым график буенча, гимназия территориясен җыештырырга чыкты.

17.10. – Башлангыч сыйныф укучылары өчен көзге бал.

4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә “Алтын көз”гә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Алар атна дәвамында, үзләренең кул эшләрен, рәсемнәрен һәм сочинениеләреннән торган күргәзмә оештырылдылар. Ә атна ахырында матур һәм күңелле көзге бал бәйрәме белән төгәлләделәр.

17.10. - Табигать музеена баруы.

Җомга көнне 8 б сыйныфы укучылары Казан кремле янында урнашкан, Табигать музеена барды. Музей биш залдан тора. Беренче залында зур шартлаудан соң барлыкка килгән җир турында сөйләнде. Без телескоп ярдәмендә йолдызларны һәм планеталарны күзәттек. Икенче залда Россия территориясендә табылган минераллар күргәзмәсе урнаштырылган, ә калган залларда ТР чыгарыла торган төрле казылмалар бар. Бу музейның тышкы һәм эчке ягы да бик матур.

17.10. – Фотографияләр дөньясына сәяхәт.

6а сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе - Шәфигуллина Эльвира Илгисовна белән бергә, балалар иҗаты үзәгенә бардылар. Без фотографияләрнең серле дөньясына сәяхәт кылдык, асылына төшендек. Шулай ук төрле ярышларда катнаштык: кроссвордлар чиштек, сорауларга җаваплар эзләдек, рәсемнәргә карап фотографияләрнең үзенчәлекләрен таптык.

Теләгән һәр кеше балалар иҗаты үзәгенә барып, үзе дә фотографиягә төшерү серләрен өйрәнә ала.

Без бик күп нәрсәгә өйрәндек. Бу очрашу матур бер истәлек булып күңелебездә мәңге сакланачак”, - диеп искә ала 6а сыйныфы укучылары.

20.10. – “Без һәм җәмгыять. Кичә, бүген, иртәгә” темасына дискуссия.

Актлар залында тарих һәм икътисад фәне буенча интеллектуаль марафонның 1 туры узды. “Без һәм җәмгыять. Кичә, бүген, иртәгә” дискуссиясендә 11 нче сыйныфы укучылары актив катнашты. Төрле гипотезалар, фикерләр әйтелде.

20.10. – Ш.Камал музеена сәяхәт.

8 «А» сыйныфы укучылары татар әдәбияты дәресе вакытында Ш.Камал музеена барды. Экскурсовод безне музей белән таныштырдылар.

22. 10. 2008 «Көзге муллык» бәйрәме.

Бу көнне гимназия ашханәсендә “Көзге муллык” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның рәсемнәре, төрле кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Иң яхшы эшләрне ашый торган өстәлне бизәр өчен кулланылды. Шулай ук төрле яшелчәләрдән эшләнгән ризыклар да бар иде.

23.10.2008 - “Көзге бар” бәйрәме.

5-8 нче сыйныфлар өчен “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Һәр сыйныф укучысы да актив катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Көзгә багышланган күргәзмәне оештыруда актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр.