#15 2008 нче ел



Гаилә - тормыш нигезе

Һәр кешенең үз гаиләсе булырга тиеш. Гаилә булмаса, яшәү кыен. Минемчә, гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, энекәш, сеңлем. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре була. Мәсәлән, безнең гаилә бәйрәмнәрне, туган көннәрне бик ярата. Аларга озаклап әзер-ләнәбез, әйберләр, бүләкләр алабыз. Бер беребезгә бүләкләр бирергә яратабыз.

Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган нәрсәдер була. Кемдер туган-тумачаларының фотоларын өй түренә элеп куя, һәр килгән кешегә шулар хакында сөйләргә ярата. Кемдер әтием үстергән бакча, корган нигез дип, туган җиреннән күчеп китә алмый. Берәүгә ата-баба-сыннан калган балта-пычкы, икенчесенә - савыт-саба, өченчесенә - ишек өстендәге шамаил кадерле. Кемдер өчен үз йорты, гомумән, истәлекләрдән генә тора.

Ә безнең гаиләдә әбинең истәлекләре зур урын алып тора. Аның сандыгы бар. Ул сандык-та үзенең кадерле истәлекләрен саклый.

Ә анда!.. Чигүле күкрәкчәләр, түшлекләр, мендәр тышлары, чуклы сөлгеләр... Әбием шуларның һәрберсеннән тарихларын сөйли-сөйли, безгә дә өлеш чыгара. Сандыктагы шушы матурлыкны күреп, тоеп үскән бала ничек үзенең тамырлары белән горурланмасын, ди.

Шәйхетдинов Алмаз, 6а


Гаилә - тормыш нигезе

Кошлар сайраса, урман ямьләнә.
Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.

Мөгаен, бу мәкальнең мәгънәсен кистереп кенә әйтеп булмый. Бик гади нәрсә түгел ул гаилә дигәнең. Яхшы гаилә саф чык тамчысы кебек. Анда безнең җәмгыятебездәге социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрнең күпкырлы дөньясы чагыла. Гаиләдә мәхәббәт, дуслык, ата һәм ана булу, культуралы – хисси аралашу кебек төрле - төрле югары рухи ихтыяҗлар канәгатьләндерә. Монда киләчәк буынның әхлак нигезләре салына. Яхшы гаилә - кеше өчен зур бәхет ул. Безнең илебездә гаилә - аерым кешенең эше генә түгел, ул дәүләтнең даими һәм өзлексез игътибар үзәгендә тора, безнең дәүләтебез гаиләне гаять мөһим, төп социаль берәмлек итеп күрә.

Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әтиең һәм әниең!

Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең һәм әтиең!

Иртә белән сине : "Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле йоклый идең", - дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул? Әтиең һәм әниең!

Мин үземнең гаиләмне бик яратам. Ярата алу, ярата белү - нинди зур шатлык ул, әйеме? Ә кайбер кешеләр ник бер – берләрен яратмыйлар икән? Гәзитләрдә язалар бит, телевизордан да көн саен күрсәтәләр, радиодан да сөйлиләр... Тату, дус булуга ни җитә!

Ләкин күп кенә әти - әниләр балаларын тормыш юлына ташлап китәләр. Балаларга бәхет дигән нәрсәне бирергә теләмиләр. Аларны якты кояштан мәхрүм итәргә телиләр.

Мин бәхетле гаиләдә яшим. Чөнки минем әнием, әтием һәм энем бар.

Минем әтием һәм әнием су өстендә йөзә торган кранда эшли. Шуңа күрә безнең җәй көннәре су өстендә үтә. Төрле-төрле шәһәрләрдә булабыз. Безнең традиция буенча без бөтен бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрәбез. Кыш көннәре гаиләбез белән чаңгыда, тимераякта шуарга барабыз. Яңа елны без авылда бөтен туганнарыбыз белән каршылыйбыз. Балалар урамга чыгып кыш бабай белән кар кызын ясыйлар. Бабай безгә урманнан чыршы алып кайта. Мин үземнең гаиләм белән горурланам!

Чыннан да гомер итү - урам аша чыгу гына түгел. Ә гаилә тормышы - үзе бер фән!

Кадыйрова Энҗе, 7б


Галиябану бәхете кем кулында?

Ак атласым җитмәде,
Алмас кайчым үтмәде;
Унөч яшьтән сөешеп,
Күзебез күзләрдән китмәде,

Ходаем насыйп итмәде.

Таң ата. Тыныч, кырыйлары гүя чиксез булган зәңгәр диңгез өстендә ап-ак җилкәнле ике кораб бергә әкрен генә кояш чыккан якка таба йөзә. Бар да яхшы кебек, ләкин кичкә таба җил куәтләнә, кыза бара, кояш баегач, бөтенләй давыл күтәрелә. Ул корабларны җәлләмичә, дулкыннары белән тирги, аерырга тырыша һәм ахыр чиктә корабларның берсен кыяга бәреп җимерә. Шуны гына көткән сыман, инде аннан берни дә калмагач, җил тына. Таң ата. Тыныч диңгез өстендә парлашып кошлар оча. Тик бер кораб кыя янында моңсуланып елаган төсле тын тора...

Бер яктан корабның бәрелүенә сәбәпче куркыныч биек кыя, ә икенче яктан ул гына түгел икән...

Ике кораб – ул Галиябану белән Хәлил. Мәхәббәтләре чын, саф булганга, җилкәннәре дә зур, ак аларның. Хисләре турында беркем берни белмәгәндә давыл – Галимә дә тыныч, җимерелгән кораб – Хәлил дә исән. Авыл халкы диңгез кошлары сыман бөтен нәрсәне күрә, хәбәрләне еракка тарата. Галиябану белән Хәлилнең бер-берсен яратуы һәм өйләнешергә теләүләре Исмәгыльне чыгырыннан чыгара, чөнки ул үзе Галиябануга өйләнергә тели. Ләкин яратканга түгел, авылның иң бай кешесе булганга, авылның беренче чибәр кызы аныкы буларга тиеш, дип саный. Моны аның бу сүзләреннән аңлап була:

- “Йоклыйлар. Бөтен җир тынлыкка калган. Тик мин генә йоклый алмыйм. Менә тагы монда кидем. Ник килдем мин монда? Төнлә ни бар миңа монда? Галиябануның бүлмәсенә керергәме?.. Юк... мине монда көнчелек китерә. Көнләү генә дә түгел, курку китерә... Кызның атасын сатып алдым. Кыз да инде чәпчи алмас. Тик иртәгә никахны беркеткәнчегә кадәр, Хәлилдән сакларга кирәк. Төнлә килеп, Галияне тагы айнытып йөрмәсен... И Хәлил, көчле белән көрәшмиләр аны!күп телеңне тыймасаң, чәнчелеп төштеңме! Шулай була ул... Имеш, аны Галиябану сөя. Инде менә сөеп карасын. Мин аны ничек тота белермен. Әгәр юньгә килми икән, миңа нәрсә! Соңыннан миңа димәгәе чәнчелми... Миңа намус кыйбат. Миңа исемне җуймау кыйбат. Миңа Исмәгыйль отылды дигән сүзне ишетмәү кыйбат. Матурлыгы белән бөтен тирәдә дан тоткан кызның миннән узып башкага китүе – ул ни дигән хурлык... Менә нинди генә юл белән булса да, мин шул хурлыкны күтәрмәскә тиеш. Тәмам кармакка эләктергәнче кирәк булган сәбәпләрнең ниндиеннән дә мин качмам. Йоклыймы икән үзе? Йоклый, ахры... Урынына йөзтүбән яткан. Елый-елый йоклап киткәндер. Әйдә, ела! Кичә бик шәп идең әле. Ерак бара алмадың шикелле... Бу ни?.. Берәү килә, ахры. Берәү килә... Хәлилдер... Әгәр Хәлил булса?.. Мөгаен, шул булыр, кем килсен бүтән... Хәлил. Ярый, кил! Мин сиңа кемлегемне танытыйм. Күп шаяра башласаң ,мин сине моның белән дә сыйлый белермен.” Бәдри дә яхшы, Исмәгыйльнең акчасына калганмы ул? Юк, әлбәттә. Ләкин акча аның күзен томаландыра, кыз карышкач, хатынын да көйләп, зур дулкыннарын күтәреп, баланы җәфалый.

- И бичара, бичара. Болай ук булуын белмәдем лә, белмәдем... – дип соңыннан үкенеп әйтә Галимәбану. Галиябануның бәхетсезлегенә сәбәпче Исмәгйльнең эгоизмы, әти-әнисенең акчага кызыгуы булды. Ләкин Хәлилнең үлеме дә бар бит әле... Ул бит Исмәгыйлҗ аңа атуы аркасында гына түгел, үзенең артыгы белән яхшы күңелле кеше булганы аркасында үлде. Хәзерге заманның танылган драматургы Туфан Миңнуллин Хәлилне җебегән, ди. Башта аның фикере белән килешәсең кебек, мөмкинчелеге булганда куркып атмады. Ләкин яхшылап уйласаң, бу бит алай түгел! Хәлилнең күңеле саф, ул мондый җинаять кыла алмый. Ул үз принципларына буйсынучан, беркатлы булганы өчен генә хаталанды. Револьвер кулында булган чакта, шунда ук туп-туры старшинага барып, бөтенесен сөйләп бирергә кирәк иде. Ул аны җиргә атып көчле рухлы икәнен исбатлады, ләкин Исмәгыйльнең имансыз икәнен генә онытып җибәрә. Үлсә дә, ул, горурланып, үзенең вәгъдәсен саклап үлә:

- Инде үлсәм дә... үкенмим, Галиябану, сылуым... иркәм, җан... бирәмен... куе... ның... да...

Таң ата. Тыныч диңгез өстендә парлашып кошлар оча. Тик бер кораб кыя янында моңсуланып елаган төсле тын тора...

Надршина Айсылу, 8а