#15 2008 нче ел

Сезгә кроссворд тәкъдим итәбез


1. Һаман йөгерә, бер дә армый, аннан башка бер тереклек тә тора алмый.

2. Йөгәре юк – җанлы,

Авызы юк – телле,

Көн-төн йөри,

Телен сөйри.

3. Битне, кулны корыта,

Үзе чисталыкны ярата.

4. Үзе шома, хуш исле күбеккә күмә,

Я кайсыгыз әйтә, аны кем белә?

5. Кирәк була мунчада,

Минем исеме ... .

6. Көн, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый.

7. Аркасындагы сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.

8. Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый.

9. Он түгел, үзе ак, авызыңа куеп бак,

Тешне агарта, ап-ак итә.

Бу ни була? Кем әйтә?

10. Үзе тешле, ләкин тешләми. Ул ни?


Кем игътибарлырак?


Нәсим Сәлимне кунакка чакырган. Кунакны озатканда аңа алты уенчыгын бүләк иткән. Ике рәсемгә карап, хуҗа кунак малайга кайсы уенчыкларның биргәнен табыгыз.



***

Әрлән малае кышка азык әзерләп куйган. Башка җанварлар урлап китмәсен дип, юлларны бутап бетергән. Хәзер исә үзе дә дөрес юлны оныткан икән. Әйдәгез, аңа ярдәм итик.


Гыйләҗева Айгөл, Насыйбуллин Булат,6а